Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесе төзекләндереләчәк

2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесен капиталь төзекләндерү планлаштырылган. Аерым алганда, 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпне һәм 110 балалар бакчасын яңарту турында сүз бара. Бу хакта бүген Казанда, Хөкүмәт йортында республика күләмендәге киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Видеоконференция режимында барган киңәшмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте, аның эшендә Премьер-министр Илдар Халиков та катнашты, диелә республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, 2016 елда республиканың төзелеш тармагында 31 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның 11ендә кешеләр үлгән. 2015 елгы белән чагыштырганда, гадәттән тыш хәлләр саны 30 процентка кимегән, соңгы 4 елда исә – 2 тапкырга. 2016 елда төзелә торган объектларны контроль-күзәтчелек органнары даими тикшереп торган. Аерым алганда, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белән Дәүләт хезмәт инспекциясе 1 мең 685 тикшерү уздырган, хезмәт сакланышы кагыйдәләре һәм нормалары бозылуын фаш итеп, 523 күрсәтмә чыгарып, барлыгы 19 миллион 439 мең сумлык штраф салган. Ирек Фәйзуллин чыгышында билгеләп үткәнчә, 2017 елда торак төзү программасы буенча республикада 2 миллион 402 мең квадрат метр торак файдаланышка тапшыру күздә тотыла. Шул исәптән Дәүләт торак фонды программасы буенча – 9 мең 453 фатирлы 140 йорт, күп фатирлы инвестицион торак буенча – 15 мең 609 фатирлы 111 йорт. Быел күп фатирлы 988 йорт капиталь төзекләндереләчәк, биредә 6,2 миллион квадрат метр гомуми мәйдандагы торак турында сүз бара. Нәтиҗәдә, 232 мең 776 граждан торак шартларын яхшыртачак. Быел 305 ятим баланы, 5 һәм аннан күбрәк баласы булган 49 гаиләне, яшь гаиләләрнең 50сен, тагын “Торак” программасы буенча 49 гражданны (чернобыльче, мәҗбүри күченүче һәм башкалар) торак белән тәэмин итү планлаштырылган. Республиканың балалар сәламәтләндерү лагерьларын төзү һәм капиталь төзекләндерү программасы быел 11 объектка кагыла: 4се капиталь төзекләндерелә, 3се үзгәртеп корыла, 4се төзелә. Яшүсмерләр клубларының 29ы һәм мәдәният учреждениеләренең 44е капиталь төзекләндерелә. Алдагы елда Татарстанда 120 спорт мәйданчыгы төзелә һәм 11 модульле чаңгы базасында уңайлыклар булдырыла. Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 42 модульле фельдшерлык-акушерлык пункты, модульле технология буенча 6 табиблык амбулаториясе, 5 патологоанатомик бүлек төзелә. Шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсенә караган 6 объектны, 8 амбулатория-поликлиника учреждениесен капиталь төзекләндерү планга кертелгән. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү программасы быел 28 объектка кагылырга тиеш. Булдырыла торган ресурс үзәкләрен (колледжлар) капиталь төзекләндерү кысаларында 10 объект торгызылачак. Шулай ук Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы юнәлешендәге программалар быел да гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә, сыерлар торакларының 331е, яшелчә саклагычларның 26сы капиталь төзекләндерелә, 127 силос-сенаж траншеясы төзелә. Программаларны уңышлы тормышка ашыру тиешле башлангыч-рөхсәт документацияләренең үз вакытында тапшырылуына да бәйле булачак, дип игътибарны юнәлтте министр. Соңыннан Президент Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык коммуналь хезмәтләренә көчле салкыннарда аеруча игътибарлы булырга һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге вазгыятьне ныклы контрольда тотарга өндәде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы торак секторда, аерым алганда, мичләрдән, электр приборларыннан файдалану мәсьәләсендә профилактик эш оештырырга тиеш, диде. Муниципалитетлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, республика лидеры кар көрәү һәм юлларны кардан арындыруга бәйле мәсьәләләрне оператив төстә хәл итүне йөкләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев