Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда Татарстан халыкларының III корылтае уздырылачак

Татарстан халыклары корылтае Казанда соңгы тапкыр моннан дистә елдан артык элек уздырылган иде. Хәзерге вакытта да милли сәясәт һәм республикадагы халыклар арасында тынычлык һәм килешүчәнлек саклау мәсьәләләре актуальлеген югалтмый.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең ТР Дәүләт Советына юлламасында Татарстан халыкларының III корылтаен уздыру бурычы куйды, ул, мөгаен, 2017 елның икенче яртысында үткәрелер.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяның Мамадыш районында булган күчмә утырышында белдерде.

Ассамблея эшчәнлегенә йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин, узган елларда Татарстан дәүләт милли сәясәте Концепциясенең яңа редакциясе расланды, диде. Республикада милли мәдәниятләр үсешенә, милләтара һәм конфессияара килешүчәнлекне саклауга булыша торган максатчан программалар буенча эш алып барыла, халыклар дуслыгы йортлары ачыла һәм алар хәзерге вакытта җидегә җитте: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Тәтеш, Нурлат һәм Лениногорскида.

“Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре үзенчәлеге шунда – аларның соңгы чишелеше булмауда һәм игътибарны даими, бигрәк тә кризис чорларында, таләп итүдә”, - диде республика парламенты башлыгы һәм Татарстан халыклары ассамблеясы советы җитәкчесе. – Гадиләрдән булмаган халыкара вазгыятьтә тыныч, дустанә мөнәсәбәтләрне саклау әһәмиятле һәм республикада милләтара тынычлыкны, килешүчәнлекне саклау безнең өстенлекле бурыч икәнне онытмау бик мөһим”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев