Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату бәясе 30% кимиячәк

2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар – аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә тиеш. Бу хакта “Российская газета” хәбәр итә.

Бүген ун елга исәпләнгән чит ил паспортын ясату 3,5 мең сумга төшә. Дәүләт пошлинасын түләгәндә, ташламалар турындагы яңа законнар нигезендә, әгәр 2017 елда чит ит паспортын ясату өчен гаризаны электрон рәвештә тапшырсаң, мең сумнан чак кына күбрәк ташламага өметләнергә мөмкин.

Төбәк хезмәтләренә килгәндә, аларга ташламаны җирле хакимият үзе билгеләргә тиеш. Ләкин монда бер проблема туа – бөтен төбәкләрдә дә онлайн-сервислар яхшы эшли дип әйтеп булмый. Шул сәбәпле, якын вакытта төбәкләрнең порталларын федераль ресурска тоташтыру карары кабул ителгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев