Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Айсылу" - 2017 елда иң күп каралган татар фильмы

Бу хакта "Татаркино" оешмасы мәгълүматына сылтама белән Алексей Барыкин хәбәр итә: “Ул әле һаман да прокатта бара һәм һаман да тулы заллар җыя”. Казан дәүләт мәдәният институты доценты, кино сәнгате кафедрасы мөдире, кинорежиссер һәм продюсер Алексей Барыкин шунысын да искәртә, “Татаркино” җыемнарына "Тандем", "Парк-хаус", "Корстон", XL сәүдә үзәкләрендә урнашкан кинотеатрлардагы җыемнар да өстәлә. Быел җәй көне фильм коммерция кинозалларында да уңыш белән барды. Мәгълүмат өчен. “Айсылу” – Казан дәүләт мәдәният институты кинематографистлары эше. Идея авторы һәм сценарист – Алексей Барыкин. Фильмның режиссерлары икәү – беренче өлешен Рөстәм Рәшитов төшерсә, икенчесен Солтан Сөнгатуллин төшергән. Фильмның төп герое - авылда әнисе белән яшәп ятучы, матур гына итеп халык көйләрен җырлаучы, чибәр һәм ихлас татар кызы. Биредә аның инвалидлыгына акцент ясала һәм аның татар эстрадасын яуларга омтылышы сурәтләнә. Төп рольне Кариев театры артисты Гөлназ Галимуллина башкара.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев