Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда Федераль Сабантуй Әстерханда узачак

Федераль Сабантуй 2017нче елда Әстерханда узачак, Бөтенроссия авыл Сабантуен Пенза өлкәсендә Урта Әләзән кабул итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Мәдәният министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Ведомствода 2016 елда 317 сабантуй үткәрелүе, шул исәптән 247се – 56 Россия төбәгендә һәм 70е – 25 якын һәм ерак чит илләрдә узуын җиткерделәр. Дәүләт ярдәмендә беренче тапкыр сабантуй Башкортостан авылы Балышлыда һәм Австрия башкаласы Венада узган.

Түбән Новгородта узган Федераль Сабантуйда һәм Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка авылындагы бөтенроссия авыл сабантуенда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта – ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Свердловск өлкәсендәге Кадниково авылында –ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Иркутск Сабантуенда – ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, Болгария башкаласы Софиядә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашкан.

ТР Мәдәният министрлыгы әлеге Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә узган бәйрәмнәргә 1000ләп артист (25 иҗади коллектив) җибәргән. Делегация составына шулай ук Татарстанның халык сәнгате кәсепчеләре дә булган. Хисап документында билгеләп үтелгәнчә, сабан бәйрәме Воронежда, Сочида, Швеция башкаласы Стокгольмда һәм Финляндия башкаласы Хельсинкида «объектив сәбәпләр» буенча үтми калган.

Барлыгы 2016 ел сабантуйларында 2 млнлап кеше катнашкан. Мәскәү сабантуе традицион рәвештә иң күп кешеле - 170 мең кеше катнашкан бәйрәм булып билгеләнгән. Россиянең эре шәһәрләре әлеге милли бәйрәмдә 10 меңнән 50 меңгә кадәр кешене үзенә җәлеп иткән.

Татарстан Мәдәният министрлыгы белдерүенчә, күпчелек төбәкләрдә милли бәйрәм дәүләт һәм җирле оешмаларның оештыру һәм финанс ярдәме белән үткән.

Сабантуйларның күбесе Казахстанда (20), Үзбәкстанда (7) һәм Кыргызстанда (6) үткән. Чит илләрдә үткән иң масштаблы Сабантуй булып Үзбәкстан башкаласы Ташкентта узганы саналган, анда 40 меңләп кеше катнашкан. Шулай ук сабан бәйрәмендә Бакуда(Азәрбайҗан), Алматада, Астанада, Каменогорскида (Казахстан), Бишкекта, Каракалпакта (Кыргызстан), Бохарада, Навоида (Үзбәкстан) бик күп кеше яратып катнашкан. Биредә милли бәйрәм Россия илчеләре яки РФ дипломатик корпусы вәкилләре катнашында узган.

Татарстаннан 2016 елда Россия Федерациясе төбәкләрендә, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдә Сабантуйлар уздыру өчен тотылган акчаның гомуми күләме 86 млн 12 мең 87 сум булган. 2015 елда бюджет һәм бюджеттан тыш чыгымнар 97 млн 720 мең 904,42 сумнан артык булган.

Татарстан Мәдәният министрлыгында хәбәр итүләренчә, 2017 елда XVII федераль Сабантуй Әстерхан шәһәрендә узачак, ә VIII бөтенроссия авыл Сабантуен Пенза өлкәсендә Урта Әләзән авылы кабул итәчәк. Федераль Сабантуйның инде бер тапкыр -2008 елда Әстерханда үткән булуын да билгеләп үтик.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев