Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде

Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат сайтында республика Премьер-министры Илдар Халиков 2017 елда айлык түләүләр һәм башкалар турында имзалаган карар дөнья күрде.

Хезмәт ветераннары, уртача айлык кереме 20 мең сумнан артмаучылар, шулай ук Татарстан дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән пенсионерлар ай саен 448 сумга өметләнә ала.

Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә һәм реабилитацияләнгән гражданнарга ай саен 669 сум түләү каралган.

Сәяси репрессияләрдән зыян күргән гражданнарга 560 сум түләнәчәк, опекага бирелгән ятим балаларга: укучыларга - 7989, мәктәпкәчә яшьтәгеләргә - 9214;

Пенсионерларга җәмәгать транспортына утырып йөрү өчен субсидияләр: айлык кереме 20 мең сумнан азрак булса - 448 сум, 20 меңнән артык булса - 180 сум;

Ятим балаларга һәм гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге укучыларга - 271 сум;

Гаиләдә 18 яшькәчә өч яки аннан күбрәк бала тәрбияләнгән гаиләдәге 6 яшькәчә балаларга дару алу өчен субсидия - 120 сум;

Һәр җан башына уртача керем яшәү минимумыннан ким булган балалы гаиләләргә пособие - 295 сум;

Баланы ялгыз тәрбияләүче әниләрнең 16 яшькәчә баласына пособие - 782 сум;

Ата-анасы алимент түләүдән баш тарткан балага, шулай ук армиядә хезмәт итүченең баласына - 442 сум;

Укучы балаларны ашатуга көндәлек түләүләр - 6,8 сум каралган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев