Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2016нчы елга йомгак ясап...

Һәр Яңа елны яңа өметләр белән каршы алабыз да, ул сизелмичә дә үтеп китә. Татарстан Президенты әле кичә генә 2015 елга йомгак ясаган кебек иде. 12 ай шатлык-куанычлары, югалту-сагышлары белән үтеп тә киткән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Муниципаль берәмлекләре советының XI корылтаенда төрле өлкәләр буенча йомгак ясады.

ИКЪТИСАД

– Җитеш тормышыбызның нигезе икътисадка бәйле. Республика күләмендәге программа, проектлар гамәлдәге икътисад, сәнәгать булмаса, тормышка ашмас иде. Быел республикада җитештерелгән продукт күләме узган елдагыга караганда 2,5 процентка артты. Авыл хуҗалыгында 5,2 процентка үсеш күзәтелә.

АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

– Россиядә сөт җитештерү буенча без – беренче, ит җитештерүдә – дүртенче, ашлык җыю буенча тугызынчы урынны билибез. Ит җитештерүдә моның белән генә тукталмаска исәп. Аны арттыруның чараларын күрергә кирәк.

СӘНӘГАТЬ

– Республикада 26 инновацион кластер бар. Кама инновацион кластеры – иң өметлеләр рәтендә. Барлык проектлар да чынга ашса, алдагы 6-7 елда товар җитештерү күләме өч тапкырга артыр дип уйлыйм. Шул нисбәттән җитештерелә торган продукция 2 триллион сумнан да ким булмас.

ТӨЗЕЛЕШ

– Быел 2,4 миллион квадрат метр торак төзелде. Авылларда күпфункцияле  45 клуб, 60 фельдшер-акушерлык пункты, 188 спорт мәйданчыгы, 40 ветеринария пункты, 18 участок полициясе өчен административ комплекс төзелде. Ел саен 800-900 күпфатирлы йорт төзекләндерелә, 90нан артык мәктәпкә капиталь ремонт ясала, 50дән артык балалар бакчасы сафка баса. Моннан тыш, республикада юллар төзү, урамнарны яктырту эшләре дә оешкан төстә бара. Быел, федераль акчаны да кертеп, юл төзелешенә 30 миллиард сум акча тотылган.  Чулман елгасы аша салынган күпернең икенче чираты кулланылышка тапшырылды, Яшел Үзәндә тимер юл аша ике кичү төзелде. – Быелгы программаларның барысы да киләсе елда дәвам итәчәк. Моннан тыш, модульле чаңгы базалары, авыл җирлекләре, архив биналарын төзү-яңарту эшләре, бакчачылык ширкәтләрен үстерү программалары гамәлгә куелачак.

МӘГАРИФ

– Муниципалитетларда белем сыйфаты шәһәрнекеннән бик нык аерыла. Моңа аеруча басым ясарга кирәк. Хәер, БДИ буенча 10 фәннән уртача балл югарырак. Бу, әйткәнемчә, урыны-урыны белән кискен аерыла.

СӘЛАМӘТЛЕК

– Сәламәтлек саклау өлкәсенә килсәк, быел инфаркт буенча күрсәткечләр 9,5 процентка кимегән. Демография буенча да үсеш бар. Инде менә алтынчы ел рәттән ел саен дөньяга 10 меңнән күбрәк бала аваз сала. Дөрес, сабыйлар туу ешрак Казан, Чаллы кебек шәһәрләрдә һәм тагын берничә эре җирлектә күзәтелә. Шулай да мактанмый булмый, бу мәсьәләдә без - округ буенча лидер, ә илдә беренче 20лектә.
Гомумән, республика – лидерлар рәтендә. Инвестицияләр буенча да алдынгы урынны били. Авыл хуҗалыгы буенча - өченче, сәнәгать буенча - дүртенче урында. Торак төзү, сәүдә буенча да алдынгы сафта барабыз. Нефть тармагы да 4,3 процентка үсте. Быел республикада 36 миллион тонна «кара алтын» чыгарылган. Редакциядә тормышыбызның әһәмиятле һәр өлкәсе буенча елга нәтиҗә ясалган язмалар әзерләнә. Intertat.ru сайтын күзәтеп барыгыз!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев