Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2016 нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары – исемлек

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016 нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр:

Актаныш – районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә;

Арча – һәр гектардан уртача 30 центнер һәм аннан күбрәк ашлык җыеп алынган, бәрәңге уңышы 50 мең т артык, мөгезле эре терлекнең баш саны 40 меңнән артык;

Әтнә районы – район үсемлекчелек һәм терлекчелектә лидерлар сафында, мөгезле эре терлекнең баш саны, сөт җитештерү югары темплар белән арта. 8 айда бер сыердан уртача савым күрсәткече – 5436 кг;

Балтач районы – игенчелектә елдан-ел югары күрсәткечләр теркәлә, район – нәселле материал сату буенча лидер;

Зәй – бөртеклеләрнең иң югары уңышы шушы районда – гектарыннан 37 ц га якын. Район терлекчелектә үсеш темпларын арттыра;

Кукмара – терлекчелектә югары күрсәткечләр, шул исәптән үсемлекчелектә нәтиҗәле эшләү нәтиҗәсендә дә. 8 айда җитештерелгән сөт күләме буенча алдынгы – 45,7 мең т (үсеш 15 процент);

Саба – иң инновацион район, биредә терлекчелек һәм үсемлекчелектә алдынгы технологияләр эшкә җигелә, бөртелекләрнең уңышы – гектарыннан 30 ц дан артык;

Сарман – тулаем ашлык җыемы буенча лидерлар бишлегенә керә – 157 мең т дан артык;

Тәтеш – соңгы елларда үсемлекчелек һәм терлекчелектә уңай адымнар күзәтелә, район уңыш күләме буенча лидерлар дүртлегендә;

Тукай районы – бөртекле культура орлыклары белән тәэмин итүчеләрнең берсе, районда кошчылык һәм дуңгызчылык киң таралган;

Буа – иң күп иген суктырылган – 165 мең т дан артык, бөртеклеләрнең уңышы – гектарыннан 32 ц дан артык;

Нурлат – бөртеклекләрнең уңышы – гектарыннан 35 ц, шикәр чөгендерен җитештерү һәм эшкәртүдә нәтиҗәлелек күренә;

Балык Бистәсе - бөртеклеләрнең уңышы – гектарыннан 30 ц дан артык, район ел саен үсемлекчелектә үсеш темпларын арттыра;

Азнакай – тотрыклы төстә терлекчелек продукциясен җитештерү темпларын арттыра;

Мамадыш – сөт һәм ит җитештерү күләмнәрен интенсив рәвештә үстерә;

Минзәлә – ит җитештерү күләмнәренең югары тизлек белән артуы күзәтелә – узган ел белән чагыштырганда 125 процентка үсеш теркәлгән.

Тәтеш: "Бик күп техниканы яңарттык"

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюда билгеләп узганча, районда инвесторлар әлегә аз. Бүген 18 мең га, ягъни 20 процент тирәсе җир инвесторда, калганы мөстәкыйль хуҗалыклар булып эшли. “Без бик күп техниканы яңарттык. Районда заманча 6-7 трактор гына иде. Бер ел эчендә тагын 17 трактор алдык. 20 гә якын комбайн бар. Заманча чөгендер комбайннары алдык. Районда шундый 6 техника эшли. Чөгендернең күләме 2,6 мең га иде, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, 4,6 мең гектарга җиткердек”, - диде Рәмис Сафиуллов.

Ул хуҗалыклар белән сөйләшеп, ашлык басуларына һәр гектарга 70 кг күләмендә ашлама кертелгәнен әйтте. “Кимчелекләр күп иде, хәзер инде үзара аңлашу бар. Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар белән сөйләшәбез. Аена 3-4 тапкыр семинарлар үткәрәбез. Күпләп культиваторлар алдык. Җир белән проблемалар бар иде, аларны эшкәртергә тотындык”, - диде Рәмис Сафиуллов.

“Соңгы елларда алга китеш зур, күз тимәсен. Шулай да, безгә терлекчелектә тотрыклы үсеш кирәк әле”, - диде район башлыгы. Аның әйтүенчә, үткән елда акчалата керем 30 процентка артыграк булган. “Быел да чөгендерләрне алып сатсалар, 30 процентка артык үсеш булыр дип уйлыйбыз”, - диде ул. Алга таба ул оештыру мәсьәләләре, хезмәт хаклары, тармакта ялган мәгълүматларга юл куймау юнәлешендә эш алып барылачагын билгеләп үтте. “Республикадан шундый ярдәм күрсәтелгәндә, бездән дә нәтиҗәлелек булырга тиеш инде”, - диде.

Зәйдә шикәр чөгендеренең 80 проценты алынган

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов районның шикәр чөгендере уңышы белән дан тотканын искәртеп, бүгенге көндә аның 80 процент өлеше алынганын белдерде. “Тамыразыкның тулаем җыемы 400 мең т дан артык булыр дип көтелә”, - диде ул.

Балык Бистәсе: "Җиргә яхшы мәгънәдә талаш"

Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев 2008 нче елда районда 40 мең гектар җир хуҗасыз булып, эшкәртелми ятканын әйтте. “46 гаилә фермасы оештырдык, аларга җирләр бүлеп бирдек. Бездә инвесторлар яхшы эшли – “Кулон” 12 мең гектар, “Кызыл Шәрыкъ” 12 мең гектар җирне тота, “Рацин” яхшы гына эшли. Техник культуралар яхшы игелә. Узган елда 2 мең га кукуруздан 46 ц уңыш алучы хуҗалыклар бар”, - дип сөйләде Илһам Вәлиев. Ул районда акчалата керемнең 1 нче октябрьгә 702 млн сум булуын, былтыргыга караганда, 20 процентка артыграк булуын әйтте. Терлекчелектә акчалата табыш 26 процентка күбрәк. “Хуҗалыкларны техника белән тәэмин иттек. Алар бер-берсе белән ярышып эшли. Җиргә яхшы мәгънәдә талаш, эшкәртелмәгән бер уч җир дә юк. Менә шул яхшы нәтиҗәләргә китерде дип саныйм. Әле бу үсешнең соңгы чиге түгел, мөмкинлекләр күп”, - дип белдерде Илһам Вәлиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев