Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

2016 ел Татарстан Диния нәзарәте өчен шактый катлаулы, әмма нәтиҗәле ел буларак истә калыр

Татарстан мөселманнары лидеры мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  үзе дә шул фикердә. – Диния нәзарәте яңа урында эшли башлады. Тукай урамына күчтек, мәчетле булдык. Аллага шөкер, бик матур тарихи гыйбадәтханәбез – Галиев мәчете төзекләндерелде. Яңа комплекска күчүнең мәшәкатьләре шактый булса да, бу – бик сөенечле хәл. Моның өчен без республика җитәкчеләренә рәхмәтле. Аларның ярдәме белән зур кунакларны каршы алыр һәм төрле ил вәкилләре белән сөйләшүләр оештырыр өчен матур бинабыз булды. Икенче тарихи мизгел ул – Коръәннең яңа басмасын  әзерләп, 10 мең тираж белән нәшер иттек. Ике ел дәвамында бу зур эшне Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръәнхафизларыбыз башкарып чыкты. Хәзер исә Коръәннең яңа басмасын 5 мең данәдә кабат бастырабыз, – дип шатлыгы белән уртаклашты Татарстан мөфтие.

ЯҢА МӘЧЕТЛӘР АЧЫЛДЫ

Узып баручы елда Татарстан Аллаһ йортларына да шактый баеды. Яңа мәчетләр Чаллыда, Яшел Үзән, Бөгелмә, Балтач, Кайбыч, Кукмара, Балык Бистәсе, Түбән Кама, Актаныш (5) һ.б. районнарда үз ишекләрен ачты. Диния нәзарәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, республикада 2016 елда   20дән артык яңа мәчет эшли башлаган. Моннан тыш, шактый гына иман йортлары төзекләндерелде. Мөхтәсибәтләргә, хәзрәтләргә грантлар бирү дәвам итәчәк. Әлеге грантлар авыл мәчетләренә ярдәм йөзеннән тәгаенләнгән. Яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар бирү дә күркәм гамәлләрдән санала. Быел 50дән артык кешегә грант тапшырылган. 2017 елның шактый җаваплы булачагын да яшерми, дин әһелләребез. «Болгар ислам академиясе ачылачак. 1 сентябрьдә без академиядә яңа уку елын башлап җибәрергә тиеш. Бу эшләр республика, хәтта Россия күләмендә генә бармый. Чит илләр белән даими сөйләшүләр үткәрелә. Безнең барыбызга да, бигрәк тә Голәмәләр шурасына, мәгариф бүлегенә академиянең уку-укыту планнарын төзү өчен шактый эш башкарырга туры киләчәк. Вакыт күп түгел, санаулы айлар гына калып бара», – ди мөфти.

ШӘМАИЛ – ГАИЛӘ КҮРКЕ

Республикабыздагы дини вакыйгаларны барлаганда,  Татарстан Диния нәзарәте һәм «Казан Кремле» дәүләт -архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тарафыннан «Минем гаиләмнең шәмаиле» дигән Бөтенроссия конкурсы оештырылуын да әйтеп узарга кирәк. Әлеге үзенчәлекле проектта яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә актив катнашты. Оештыру комитетына 300ләп хезмәт кабул ителде. Россия төбәкләреннән генә түгел, Казахстан һәм Австралиядән дә конкурсантлар бар иде. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр сүзләренчә, проектның төп максаты: татар милли сәнгате – пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, яшьләргә иҗади үсештә ярдәм итү, яңа талантлар табу, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклау.

ТӨРЛЕ МИЛЛӘТ ВӘКИЛЛӘРЕ ДУСЛЫК - КАЗАНЫШЫБЫЗ

Май аенда узган «Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция игътибарга лаек. Биредә дөньяның танылган дин галимнәре, журналистлар, аналитиклар, дин  белгечләре, журналистлар Россиядә тыелган  ДАИШ террорчылык оешмасына мәгълүмати каршы тору ысуллары турында сөйләштеләр.  Фикер алышуда дөньякүләм билгеле ислам галимнәре: Мисыр Президентының дини эшләр буенча киңәшчесе Госман Сәйд Әл-Әзһәри, Таба фондына нигез салучы һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең танылган вәгазьчесе Али әл-Җифри, Дамаск университеты докторы, Левант галимнәре җитәкчесе Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазан әл-Бутый һ.б. журналистларга ДАИШ белән бәйле мәсьәләләрне аңлатты. Шактый кызыклы, Татарстан өчен үзгә форматта оештырылган чарада конференциянең һәр катнашучысы үз фикерен белдерде. Мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору мәсьәләләре шактый четерекле һәм һәр каләм иясеннән әтрафлылык таләп итә. Мәгълүм ки, дөнья даими рәвештә төрле катлаулы мәсьәләләр, каршылыклар белән очрашып тора. Бездән еракта булган күңелсез вакыйгалар теләсә кайсы төбәктә кабатланырга мөмкин бит... «Руссия аль-Яум» телеканалының баш белгече Анна Беликова:  «Татарстанда төрле милләт вәкилләре дус-тату гомер итә дигән сүзләрне еш ишетә идем. Күңелемдә ничек инде төрле милләтләр кечкенә генә республикада шулай яши ала икән дигән шик тә бар иде. Казанга килгәч соравымны мөфтигә дә бирдем. Ә ул елмаеп, без бөтен милләтләрне дә якын күрәбез, яратабыз, диде. Чыннан да, сездә мөселман кызлары да шундый ачык күңелле, матур итеп киенеп, тышкы кыяфәтләре белән үк башкаларга үрнәк булып тора. Без бит мөселман ханымнарын үз-үзенә бикләнгән, артыгын сөйләми, ирләре артыннан гына йөри дип күз алдына китерәбез. Татарстанда, Казанда моның киресен күрдем. Төрле милләт вәкилләре белән уртак тел табып аралаша, фикер йөртә алалар. Минем фикеремчә, исламдагы четерекле мәсьәләләрне хатын-кызлардан башка хәл итеп тә булмый. Рухи яктан бай, мөлаем, теләсә кайсы аудиториядә төпле фикер әйтә алырдай хатын-кыз образын булдырырга кирәк. Сездә шушы сыйфатлар ачык күзгә ташлана... Шәрык белгече буларак шуны әйтә алам: Казан борынгы заманнардан бирле ислам фәлсәфәсе үзәге булган. Бу хакта без дөнья аренасында да аваз салырга тиеш. Татар исламы күпләрнең игътибар үзәгендә тора бит».

АКАДЕМИЯ – ЗАМАН ТАЛӘБЕ

21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнне, Болгар ислам академиясе бинасы нигезенә капсула салу тантанасы узды. Биредә дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашты.  Болгарда төзелүче академия дөньякүләм көндәшлеккә сәләтле, башка илләрнең югары уку йортлары дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Әлеге югары дини уку йортында Татарстан яки Россиядән генә түгел, башка мәмләкәтләрдән килгән  яшьләргә дә белем алу мөмкинлеге тудырылачак. Россиядә бүгенге көндә 7 ислам университеты бар. Болгар академиясендә әнә шул уку йортларын тәмамлаган белгечләр белемен арттырачак. Бүген Татарстанда шәригать докторлары юк. Болгар академиясе бу җитешсезлекне бетерергә дә ярдәм итәчәк. Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, магистрлар һәм докторлар – санаулы гына товар булырга тиеш, шуңа да уку йортына артык күп студент җыю максаты куелмый.  Магистратурага ел саен – 15, докторантурага 10 кеше генә алу күздә тотыла. Димәк, Болгар ислам академиясендә берьюлы 75ләп студент белем алачак. Моннан тыш, әлеге бинада төрле конференцияләр, курслар уздырылачак.

ТАТАР ДИН ӘҺЕЛЛӘРЕ АКТИВЛАША

Җәй башында VII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы пленар утырышына Россиядән тыш, чит илләрдә дә имам булып торучы дин кардәшләребез килде. Форумда Россиянең 68 төбәгеннән 916 делегат катнашты. Казанда җиденче мәртәбә оештырылган милли, дини чарага беренче тапкыр гына аяк басучылар да бар иде. Алар: Еврей автономияле округы, Тамбов, Амур өлкәләре һәм Дагыстан Республикасы вәкилләре. Киров өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зөфәр хәзрәт Галиуллин үз чыгышында тәрбия мәсьәләләренә кагылды. Мәчетләрдә очраган ямьсез күренешләрне туктатырга өндәде ул: «Татар халкын хәрәм җиңә башлады. Мәчетләрдә кулыңны тегеләй күтәр, болай ит дип сугышабыз... Мәчеткә урамда булганны алып керәбез. Ә бит мәчеттә булганны урамга чыгарырга кирәк. Хәрәм белән көрәшик! Без – муллалар – алдан барырга тиеш. Татар халкы үзенең мәгърифәте белән көчле. Революциягә кадәр мулла-имамнар мәчеткә килеп намаз укыган өчен акча алмаган бит.  Әгәр дә имам мәчеттә балалар укытмый икән, аңа нинди хезмәт хакы билгеләргә мөмкин?! Әгәр дә абыстай кызларны өйрәтми икән, аңа ничек ярдәм итәргә була?! Мәхәллә андыйларны ничек күтәрсен ди? Без татар телен дә саклаучылар бит. Күп җирдә мәктәпләр юк, ә менә ата-бабаларыбыз төзегән мәчетләр бар. Аларда без хезмәт куярга тиеш. Соңгы елларда ислам динен «культпросвет» эшчәнлегенә әверелдерә башладык. Имеш, конкурслар үткәрәбез... Кулыбызда шундый китап була торып, без ниндидер мәсьәләләрдә артта калырга тиешме?!»

МИРАС БАРЛАНА

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге хезмәткәрләре совет чоры ишаннары турында фильм төшерде. Проект авторлары Дагыстан, Үзбәкстанга барып шактый бай материал туплады. Татар дин галимнәренең дәһрилек елларындагы фидакарьләрчә хезмәтен бәян иткән фильм шактый кызыклы булып чыккан. Аллаһ юлында хезмәт иткән, җәмгыятебездә рухи-әхлакый кыйммәтләрне таратуга саллы өлеш керткән дини остазларга багышланган фильм үсеп килүче буынга гына түгел, тулаем җәмәгатьчелек өчен дә файдалы. Тәкъдир итү чарасына данлыклы ишаннарның дәвамчылары да килгән иде.

КҮПТӘН КӨТЕЛГӘН «КАЗАН БАСМАСЫ»

Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә нәзарәтнең махсус оештырылган Коръәнне өйрәнү бүлеге белгечләре тарафыннан әзерләнгән «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсе дөнья күрде. Китапта аятьләр 1803 елгы басмадагы кебек биттән-биткә күчкәндә өзелми, моннан тыш, ул хәрефләр саны буенча да Госманлы күчермәсенә туры килә. Укырга уңайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренә. Татарстан мөфтие Коръәннең яңа редакциясе гарәп телен камил белмәгән кешеләргә изге китапны дөрес итеп укырга өйрәнү өчен бик уңайлы, ди.

КОРЪӘННЕҢ АУДИОВЕРСИЯСЕ

«Хозур» нәшрият йорты һәм «Азан» мөселман радиосының уртак тышлыгы белән Коръәннең тулы аудиоверсиясе дөнья күрде. Аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укый. Бу – изге китапны башыннан ахырына кадәр тыңлап була торган бердәнбер аудиоязма.

КОРЪӘН – ТАТАР ТЕЛДӘ

2016 елда Коръәнне татар теленә тәрҗемә итә башладылар. Аны Россиядә гомер итүче барлык милләттәшләребез дә укый алачак. Проект авторлары бу эшне 2017 елда башкарып чыгачакбыз дип ышандыра. Татарстан Диния нәзарәте Изге китапны бүгенге татар теленә тәрҗемә итү буенча эшче төркемне раслады. Коръәнне татарчага аудару омтылышлары моңарчы да булган. Изге китапны тулаем тәрҗемә итү өчен белемле белгечләр таләп ителә. Андый шәхесләребез дә бар икән. Шундыйлардан Тәлгать Таҗетдин, Әлбир Крганов, Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.

ТАТАРСТАНГА ПАТРИАРХ КИЛДЕ...

Быел республикабызга Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл килде. Ул тәре йөрешендә, Казан Изге Ана иконасы соборы нигезенә таш салу тантанасында катнашты. Казан Богородица монастыре территориясендәге чиркәү моннан 74 еллар элек, совет Хөкүмәте тарафыннан җимерелгән.

ГАЕТ БӘЙРӘМЕН – ЯҢА МӘЧЕТТӘ

Ураза гаетенең төп чарасы быел Казанның Галиев мәчетендә узды. Сүз уңаеннан, әлеге иман йорты узган елның декабрь аенда төзекләндерелеп, яңадан мөселманнарга тапшырылган иде. Озак елларга сузылган тәнәфестән соң биредә беренче тапкыр Ураза гаете намазы укылды. Шунысын да искәртик: Татарстан Диния нәзарәте дә мәчет комплексындагы бинага күчте.

ТЕРРОРЧЫЛЫККА КАРШЫ ЯҢА САЙТ

«Хозур» нәшрият йортында «Экстремизм. Яшьләр карашы» дигән түгәрәк өстәл оештырылды. Төрле яшьләр оешмалары вәкилләре җыелган конференциядә «Ислам террорга каршы» дигән яңа сайт та тәкъдим иттелде. Татарстанда  милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиаль нигездә килеп  чыга торган низагларга чик кую, шулай ук  террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен  формалаштыру максатында республикада «Экстремизмга  – юк!» айлыгы игълан  ителгән иде. Әлегә сайт рус телендә эшли. Әмма киләчәктә, проект авторлары ышандырганча, аның татар һәм инглиз телләрендәге версияләре дә булачак.

ВӘГАЗЬЛӘР – ТУГАН ТЕЛЕДӘ

12 августтан Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре фәкать татар телендә генә алып барылырга тиеш. Телнең зәгыйфьләнә баруы хәзер инде беркемне дә гаҗәпләндеми бугай. Дәүләт дәрәҗәсендә оештырылган проектлар, җәмәгатьчелек тарафыннан уздырылган акцияләр дә телебезне популярлаштыруга сүлпән генә тәэсир итә. Ана телен саклауга динчеләребез дә үз өлешен кертә башлады диикме?! Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән республика күләмендә Коръән укучылар конкурсы узды. Проектта Татарстанның төрле районнарыннан  Изге китапны матур итеп, мәкам белән укучылар катнашты. Катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсенә нәзарәтнең Коръәнне өйрәнү бүлеге җитәкчесе Илнур Хәйруллин, коръәнхафиз Хәсән Һәдия (Мисыр) һәм Күвәйт Мәгариф министрлыгы каршында эшләүче Коръән остазы Абдулҗәлил Касыйм бәя бирде. Хатын-кызлар арасында ярыш исә Казанның Зәңгәр мәчетендә барды. Ике номинациядә дә беренче урынны алучыларга хаҗга юлламалар тапшырылды. Икенче урынга лаек булучыларга  – Гомрә хаҗына юллама, өченче урынны алучыларга ноубуклар бүләк ителде.

БАЛАЛАР АУДИТОРИЯСЕ ...

2016 елда республика күләмендә үткәрелгән Коръән уку бәйгесе һәм балалар арасында «Гыйбадәте Исламия» китабына нигезләнеп оештырылган викторина күпләрнең игътибарын җәлеп итте.
2017 елның февралендә татар дин галиме Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Галимҗан Баруди кебек танылган дин әһелләрен өйрәнү, аларның китапларын өчен бу юбилей – үзе бер сәбәп. Яшьләргә стимул булсын өчен дин әһелләре конкурслар да оештырырга ниятли.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев