Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

20 ноябрьдә Кукмарага шәһәр статусын бирү турында референдум үтәчәк

Тарихи чыганакларда Кукмара авылы турында беренче мәгълүматлар 1602-1603 елларда телгә алына. 1928 елда ул эшчеләр бистәсе итеп үзгәртелә, ә инде Татарстан Республикасының 2005 елның 31 гыйнварында кабул ителгән закон нигезендә шәһәр тибындагы бистә статусы ала. Кукмара – 18 меңгә якын халык яшәгән, сәнәгать тармагы, социаль, инженер, транспорт инфраструктурасы үсеш алган, яшәү өчен шартлар булдырылган район үзәге. Гамәлдәге законнар нигезендә район әһәмиятендәге шәһәр статусы алырга барлык шартларга җавап бирә, дип хәбәр итә kukmor-rt сайты.

Район үзәге елдан-ел үсә, төзекләнә, яңа җитештерү предприятиеләре барлыкка килә. 2015 елда 20 гектар мәйданда “Кукмара” сәнәгать паркы төзү эшенә керешелде, анда 13 резидент урнашачак һәм бу предприятиеләрдә бер мең өстәмә эш урыннары булачак. Моннан тыш тагын 16 гектар мәйданда сәнәгать паркын үстерү хәстәре күрелә. Кукмара тарихи истәлекләргә бай, өч гасыр дәвамында эшләп килүче киез итек, савыт-сабалар җитештерү сакланып калган. Халыкка ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыру, районга туристлар җәлеп итү буенча максатчан эш алып барыла. Район үзәгенең статусы шәһәр дәрәҗәсенә күтәрелсә, ул кунакларны күбрәк җәлеп итәчәк. Аның социаль, финанс яктан әһәмияте дә туристик индустрияне үстереп, районның салым базасын арттыруда, диелә язмада.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев