20 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

20 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 2002 елда Казанда «Пирамида» мәдәни күңел ачу үзәге тантаналы рәвештә ачыла. Бинаның биеклеге – 31,5 м, гомуми мәйданы – 14400 м². «Пирамида» 2500 кунак сыйдыра ала. Аны ачу тантанасында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм Россиянең элекке Президенты Борис Ельцин катнаша.Проект авторлары Гөлсинә һәм Виктор Токаревларга Татарстан Республикасының Атказанган архитекторлары мактаулы исеме бирелә. Россиядә: 1699 елда Петр I Яңа елны каршылау көнен 1 гыйнварга күчерә. XV гасырга кадәр русларда мәҗүси карашлар белән бәйле Яңа елны яз көне каршылау гадәте булган. Алар яңа елның башлануын яз көне табигать уяну белән чагыштырган. Правословие дине кабул ителгәннән соң чиркәү күп гомер бу бәйрәмгә әһәмият бирмәгән. Бары 1495 елда гына Яңа елны мәҗбүри 1 сентябрьдә каршылау таләбе куелган. Россия императоры Петр I 1699 елда 1700 елдан башлап дәүләттә елларны Европа системасы буенча саный башланачагы турында карар чыгарган. Шул вакыттан бирле Россиядә Яңа ел көне 1 гыйнварда бәйрәм ителә. 1917 елда Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләр комиссиясе (рус. ВЧК) төзелә. Оешманың максаты – контрреволюция һәм саботаж белән көрәш. Аның беренче рәисе итеп поляк дворяны һәм революционер Феликс Дзержинский билгеләнә.Шул уңайдан бүген Россиядә Дәүләт һәм милли иминлек хезмәтләре көнен билгеләп үтәләр. 1920 елда Бөтенроссия гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе Феликс Дзержинский карары белән оешма системасында Чит ил бүлеге булдырыла. 1938 елда СССРда кулланышка хезмәт кенәгәләре кертелә. Ул кеше тәүге эшкә урнашканда тутырыла һәм кадрлар бүлегендә саклана. Анда кешенең хезмәт юлы турында тулы мәгълүмат бирелә. Эштән чыгару һәм башка эшкә күчү очракта хезмәт кенәгәсе кешенең кулына бирелә, яңа оешмага урнашкан очракта аның кадрлар бүлегенә тапшырыла. 1991 елда Советлар Союзы тарихында соңгы 11 кешегә СССРның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә. Алар арасында Алла Пугачева һәм Олег Янковский була. Дөньяда: 1979 елда Америка уйлап табучысы Томас Эдисон халыкка кыздырма кыллы лампаны эшләтеп күрсәтә. 20 декабрь – Панамада матәм көне. 1989 елда Панама дәүләтенә АКШ гаскәре үтеп керә. Шуның нәтиҗәсендә хакимият башлыгы Норьега үз урыныннан алып ташлана. Үзенең гамәлен Армерика армиясе Панама дәүләтен наркомафия һәм генералның диктатурасыннан азат итәргә теләве белән аңлата. Ләкин операция вакытында гади халык зур зыян күрә. Бу көнне төрле мәгълүматлар буенча 3 меңнән алып 7 меңгә кадәр кеше һәлак була. Бүген Панамада вафат булганнарны искә алып төрле чаралар үткәрелә. 2000 елда Бөек Британия парламенты клон ясауны рөхсәт итә. Бу рөхсәт бары тик медицина өлкәсенә генә кагыла. Бүген дөньяда Халыкара кешеләр теләктәшлеге көне. Туган көннәр: Шиһап Рамазанов (1887- 1948) – күренекле педагог һәм мәшһүр тел белгече. Шиһап Алим улы Рамазанов Саратов губернасының Петровск өязе (хәзерге Пенза өлкәсе, Лопатин районы), Иске Карлыган авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Октябрь инкыйлабыннан соң ул Саратов өлкәсенең төрле районнарында укытучы, мәктәп инспекторы, инструктор, балалар йорты мөдире һ.б. вазыйфаларны башкара. Шиһап Рамазанов, педагогик эшчәнлегеннән тыш, мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре, укыту программалары һәм методик кулланмалар төзү юнәлешендә эшли. 1923 елда аның авыл мәктәпләренең 3-4 сыйныфларында туган якны өйрәнүгә багышланган «Түбән Идел буе», 1930 елда «Зурлар өчен яңалиф сабаклары» дигән кулланмалары, 1931 елда «Ана теле программасы» дөнья күрә. 1934 елда исә «Педагогия техникумнары өчен татар теле һәм методикасы программалары»н, 1939 елда «Тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләр өчен татар теле һәм әдәби уку программалары»н төзеп бастыра. Асаф Котдус улы Габдерахманов (1918-2000) – Советлар Союзы Герое. Асаф Габдерахманов  хәзерге Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә туа. 1942 елда Югары хәрби-диңгез училищесын тәмамлаганнан соң, лейтенант Асаф Габдерахманов Азак хәрби флотилиясенә хезмәткә җибәрелә һәм бронекатер командиры буларак билгеләнә. 1944 елның 22 гыйнварында СССР Югары Советы карары белән Асаф Габдерахмановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1 нче ранг капитаны Асаф Котдус улы Габдерахманов 1973 елда отставкага чыга. Фәтхулла Абдулла улы Абдуллин – татар язучысы, публицист, драматург, шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2002 елдан). Ул 1937 елның 20 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. «Еракка китеп кара», «Ялгышсыз булмый язмыш», «Әллә нахак, әллә хак», «Тормышка юл ярганда» кебек повестьләр авторы. Зөһрә Нигъмәтулла кызы Шәрифуллина – җырчы, Татарстанның халык артисты (1997). 1956 елның 20 декабрендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туа. Татар халык җырларын һәм татар эстрада (Шамил Шәрипов, Зифа Нагаева һ.б.) әсәрләрен башкарып, киң таныла. Ул тамашачыга “Күк күгәрчен”, “Их, дускаем, кил әле”, “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Нигә яна йөрәгем”, “Су буенда учак яна”, “Мәхәббәт чишмәләре”, “Балакаем”, “Бер вакыт кына”, “Мин бәхетсез түгел”, “Аккош канат кагына” һәм башка җырлары белән билгеле. 1991 елдан Татарстанның атказанган, ә 1997 елдан Татарстанның халык артисты мактаулы исемнәренә лаек.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: