2 февраль: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

2 февральдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Татар дөньясында 2000 елда  Саескан тавы яныннан Кама елгасы аша төзеләчәк автомобиль күперенең беренче аратасы куела. Илдә 1701  елны Петр 1 указы белән Балтыйк флотына нигез салынган. фото Менделеев 1907 елны Дмитрий Иван улы Менделеев вафат була. Ул гаиләдә соңгы – унҗиденче бала була. 13 яшендә – әтисез, ә студент елларында әнисез кала. Дмитрий Менделеев Санкт-Петербургның Баш педагогия институтын тәмамлаган. Педагогик карьерасының башлангычында математика, физика, табигать фәннәрен укыта. Дмитрий Иван улы Менделеев - рус галиме, химик, физикохимик, физик, метролог, икътисадчы, технолог, геолог, метеоролог, мөгаллим, һава гизүче, приборлар уйлап табучы. Санкт-Петербург университеты профессоры, Санкт-Петербург Фәннәр Академиясе әгъза-мөхбире. Иң зур ачышларының берсе — химик элементларның периодик законы. Ул уйлап тапкан төтенсез дары төренең беренче партиясе 1893 елда Бондюг авылындагы (хәзер Менделеевск шәһәре) химия эаводында эшләнә, галим шунда химик технология мәсьәләләре буенча консультант була. Русия Федерациясе — Русия хәрби даны көне. СССРның Кызыл Гаскәре Сталинград буенда Өченче рейхның вермахт көчләрен тармар итә (1943). Дөньяда 1556 елда Кытайда кешелек тарихында иң дәһшәтле җир тетрәүләренең берсе була. 830 000 кеше вафат. 1943 елда Сталинград астында алманнарның капитуляциясе. 1986 елда Лихтенштейнда беренче тапкыр сайлауларда хатын-кызлар катнаша. БМО — Халыкара су һәм баткаклык кырлары көне. Туган көннәр Муса Мостафа улы Җәлил (1906 ел – 1944 ел) – татар язучысы, Советлар Берлеге каһарманы. Муса Җәлил Ырынбур өлкәсе Мостафа авылында 2 (15) февральдә  туа. Муса Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. Муса 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза. Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. 1941 елның ноябрь-декабрь айларында Минзәләдә хәрби-сәяси җитәкчеләр (политруклар) әзерләүче кыска сроклы курсларны тәмамлап, «өлкән политрук» дәрәҗәсе ала. Ленинград фронтында һәм Волхов фронтында «Отвага» фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: