Казанда Федор Шаляпин исемендәге XXXV Халыкара опера фестивале төгәлләнде

Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Федор Шаляпин исемендәге XXXV Халыкара опера фестивале төгәлләнде. шаляпин Федор Иванович Шаляпин – һәрчак безнең белән булган бәйрәм, дип кичәне Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин, ачып җибәрде. 35 ел элек республика күләмендә башланып киткән сәнгать бәйрәме халыкара дәрәҗәгә җитте. Россиядәге бай тарихлы опера фестивале илнең эре фестивальләре белән бер сафка басты, дип тарихны барлады Трескин. Конферансье театр сәхнәсендә төрле елларда чыгыш ясаган Ирина Архипова, Елена Образцова, Юрий Борисенко, Анна Нетребко, Юсиф Эйвазов, Альбина Шаһиморатова һәм башка күренекле җырчылар исемен атады. Быел 120 еллык юбилей елында Шаляпин фестивале моңарчы күрелмәгән чыгыш ясаучылар төркемен җыйган иде. Алар арасында Елена Максимова (Вена дәүләт операсы), Михаил Светлов-Крутиков (АКШ), Рональд Самм (Бөекбритания), Эвез Абдулла (Германия), Оксана Крамарева, Сергей Ковнир (Украинаның Т. Шевченко исемендәге милли операсы), Оксана Давыденко (Казахстанның Абай исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры) бар иде. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә беренче тапкыр Төркиядән тенор Левент Гундуз чыгышы булды. Фестиваль программасында дөньякүләм опера гүзәл сәхнә әсәрләре – «Пиковая дама», «Аида», «Борис Годунов», «Евгений Онегин», «Турандот», «Мадам Баттерфляй», «Трубадур», «Севильский цирюльник» һәм башкалар иде. Гала-концертта тамашачылар танылган сәхнә осталары Нурлан Бәкмөхәмбәтовны, Анна Аглатованы, Рональд Саммны, Әхмәд Агадины тәэсирләнеп тыңлады, алкышларга күмде. Фестиваль елдан-ел купшылана, зәвыклана бара, тамашачылар төрле шәһәрләрдән махсус киләләр, яшьләр килүе арта бара. Шаляпин бөтен җиргә үзе белән күн портфель йөрткән, анда кечкенә тартма булган. Беркем дә анда нәрсә барын белмәгән. Бөек шәхеснең вафатыннан соң гына әлеге тартмада бер уч Казан туфрагы йөртүе билгеле булган. Бүгенге Шаляпин фестивале хаклы рәвештә Татарстанда классик музыка жанрының төп вакыйгасы булып санала. Опера театры залының тулылыгы һәрчак 99 процент була, ә билетларны концертларга һәм спектакльләргә 2-3 ай алдан алып бетерәләр. Фестиваль чаралары һәрчак аншлаг белән үтә. Гала-концерт та искәрмә булмады, зал алкышлардан гөрләп торды һәм аннан: «Афәрин!» дигән сокланулар яңгырады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: