Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1917 елда татар һәм мөселманнар өчен берничә төп вакыйга була...

Тиздән, ягъни 2020 елда,  Татарстан Республикасы оешуга 100 ел тула. Аның оешуы гаять катлаулы һәм фаҗигале вакыйгалар белән бәйле һәм ул 1917 елга барып тоташа. Дәүләт оешу 1920 елда гына түгел, аның чишмә башы инкыйлабка кадәр барып тоташа. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов шундый фикердә. “1917 ел татарлар арасында дәүләтчелеккә карата булган карашларны калкытып чыгара. Ул елда татар һәм мөселманнар өчен берничә төп вакыйга була. Бу вакыйгалар мөселман халыкларына дәүләтчелекне биргән вакыйгалар, дияргә мөмкин”, - диде тарихчы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Шуларның берсе — Бөтенроссия мөселманнары съездлары. Берсе аның 1917 елның маенда Мәскәүдә уза. Шунда, резолюция нигезендә, халык территориаль автономияне булдыра ала, дигән сүз була. Россия дәүләте, һичшиксез, федератив-демократик дәүләт булырга тиеш, дигән фикер яңгырый. Федератив дәүләт эчендә исә төрле автономияләр урнашырга тиеш була. Шул исәптән, Иделдә һәм Уралда яшәүче мөселман халыклары автономиясе дә, ди А.Фәйзрахманов. Моннан тыш, тагын мөселманнарның икенче съезды һәм Бөтенроссия дин әһелләре съезды да мөһим вакыйгалар булып санала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев