Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

19 гыйнвар: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

19 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Татар дөньясында 1921 елда Казанда татар хатын-кызларының беренче съезды ачыла. Әлеге съезд төрек халыкларының эшче hәм крестьян хатын-кызларының Бөтенроссия съезды алдыннан оештырыла. Съездга 30 градус салкында республиканың барлык почмакларыннан 350 делегат җыела. 1837 елда Россия Халык мәгарифе министрлыгы Казан Император университетында Көнчыгыш институты ачу турында карар кабул итә. 2005 елда "Татар көрәше" Бөтенроссия милли спорт федерациясе РФ Юстиция министрлыгында теркәлә. Илдә Православ христианнар Хач ману көне (Крещение Господне) билгеләп үтә. Дөньяда 1955 елда тарихта беренче тапкыр телевизион матбугат конференциясе үткәрелә. АКШ президенты Дуайт Эйзенхауэр видеога яздырып алынган матбугат конференциясен телевидение аша күрсәтергә рөхсәт бирә. Президентның матбугат секретаре бу вакыйганы "чыгышны бозмыйча тапшыру" дип бәяләсә дә, 33 минутлык матбугат конференциясенең 5 минуты кисеп ташланганы билгеле була. Телевидениедәге "барыбер соңыннан кисеп аталар (все равно потом вырежут)" дигән канатлы гыйбарәгә шушы вакыйга сәбәпче булган дигән фараз бар. 1991 елда АКШ җитәкчелегендәге илләрнең Гыйракка каршы "Чүлдәге давыл" операциясе вакытында Фарсы култыгына 816 мең тонна нефть ага. Бу XX гасырның иң зур техноген фаҗигаләренең берсе. Туган көннәр Азат Аббасов - опера җырчысы. Азат Зиннәт улы Аббасов 1925 елда Алабугада туа. Азат Аббасов Казан авиация техникумын тәмамлый. Гаилә дуслары Салих Сәйдәзев, аның тавышын ишетеп, җырчы булырга киңәш бирә. Мәскәү консерваториясенең милли опера студиясендә укыгач, Казанга кайта. 1950-1990 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры җырчысы. 1977 елда СССРның Халык артисты исеме бирелә. 2006 елда Казанда вафат була. Хөсәен Уразиков - драма артисты, режиссер. Хөсәен Ибраһим улы Уразиков 1894 елда гыйнварында Саратов губернасы Сәфәр авылында туа. Хива, Бохара, Ташкент, Алма-Ата, Бишкәк, Оренбург, Мәскәү, Әстерхан татар театрларында эшли. 1930 елдан Казанда Татар академия театрында. 1944-1948 елларда режиссерлык вазифасын башкара. Татарстан АССРның халык, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1977 елда Казанда вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев