19 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

19 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 1936 елда "халык дошманы"  дигән гаеп тагылып кулга алынган  археолог, тарихчы Михаил Худяков Ленинградта атып үтерелә. Ул 1894 елның 3 сентябрендә хәзерге Киров өлкәсе Малмыж шәһәрендә туа. Худяков  “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” хезмәте авторы. Аның төп хезмәтләре Идел буе Болгарына һәм татарлар тарихына багышлана. 1957 елда Худяков реабилитацияләнә. Керәшеннәрдә бу көн – Кышкы Микула бәйрәме дип йөртелә.19 декабрь – Кодрәтләр кылучы Изге Николайны искә алу көне. Барлык христианнар да бу көнне зурлап билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм өч-дүрт көнгә сузылып, “рәт йөреп” узган. Бәхәстә булганнар килешкән, ачу саклаганнар бер-берсен кичергән. Булган үпкәләр онытылган. Кыз биреп, ул өйләндереп, гаиләләр туганлашкан. Бу көннәрдә дөньяга килгән ир балаларга Микулай дип исем кушканнар. Гадәт буенча, кышкы Микуладан соң кыз сорап яучы җибәрү башланган. Россиядә: 1906 елда дәүләт һәм партия эшлеклесе Леонид Брежнев (1906-1982) туа. 1966-1982 елларда КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре вазыйфасын башкара. 1939 елда Совет Армиясенең кораллы көчләре карамагына легендар Т-34 танкы тапшырыла. Ул Харьковның Констукторлык бюросында уйлап табыла һәм 1942-1945 елларда Урал һәм Себер территориясендә урнашкан заводларда күпләп чыгарыла башлый. Т-34 танкы барлыкка килү Бөек Ватан сугышында хәлне тамырдан үзгәртә. Икенче бөтендөнья сугышында катнашкан барлык танклар арасында техник һәм баллистик сыйфатлары ягыннан ул иң яхшысы итеп таныла. Сугыш вакытында Т-34 танкы белән бәйле бик күп батырлыклар кылына. Шуңа күрә ул Совет халкының немец илбасарларына каршы көрәштә символларның берсенә әйләнә. 1991 елда Советлар Союзы тарихында соңгы тапкыр Кызыл Йолдыз Ордены бүләк ителә. Соңгы бүләкләнүче - мичман В. Л. Разумович. Кызыл Йолдыз Ордены белән 3 876 740 тапкыр бүләкләү була. Бүген Россиядә Хәрби контрразведка көнен билгеләп үтәләр. Дөньяда: 1983 елда Рио-де-Жанейрода спорт дөньясында тиңнәре булмаган караклык очрагы теркәлә. Дөнья чемпионатында җиңүче командага дүрт елга бер бирелә торган Ника статуэткасы урлана. 1970 елда Бразилия җыелма командасы дөньяда иң көчле исемен өченче тапкыр яулап алгач, әлеге Кубокны Бразилия футбол конфедерациясенә тапшыралар. Футбол дөньясында аның урынына яңа ФИФА дөнья Кубогын булдыралар. Ника статуэткасы1983 елның 19 декабрендә кич белән Бразиялия футбол конфедерациясенең штаб-фатирыннан юкка чыга. Бразилия халкы бу вакыйганы милли хурлык итеп кабул итә. Гаеплеләрнең исемнәре дүрт елдан соң гына билгеле була. Ләкин ул вакытка 1,8 кг авырлыктагы, 30 сантиметрлы алтын статуэтка эретелгән, аннан алтын коелмалар ясалган булуы ачыклана. Бүген Халыкара фәкыйрьләргә ярдәм итү көне. Халыкара экспертлар мәгълүматларына караганда ХХ гасыр ахырына Җирдә яшәүче халыкның чиреге диярлек, ягъни 1,5 миллиард чамасы кеше ярлылыкта яшәгән. Туган көннәр: Эльмира Закирова — татар журналисты, публицист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Ялкын» журналының элеккеге баш редакторы. Татарстан һәм Россиянең журналистлар берлеге әгъзасы. Балалар һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм» республика фестиваленең жюри әгъзасы. Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Хәзерге вакытта «Сөембикә» журналының әдәби редакторы. Роза Кожевникова-Баубекова (1950-2007) — татар шагыйрәсе һәм тәрҗемәче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Горький һәм С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре. Рус телендә иҗат итә. «Миләш тәлгәше» («Гроздь рябины», 1985), «Ике тавыш» («Два голоса», 1990), «Таң сызыгы» («Меж светом и тьмой», 2000) шигъри җыентыклары, балалар өчен «Кышкы яңгыр» («Зимний дождик», 1988) шигырьләр китабы авторы. Ул Г.Сәмитова, Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланов, Ш.Галиев, Ә.Баян, Г.Сабитов, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Зөлфәт, Р.Миңнуллин, Г.Зәйнашева, Х.Халиков шигырьләрен, татар халык әкиятләрен, курчак театры өчен пьесаларны русчага тәрҗемә итә. Нияз Хаҗи улы Халитов - архитектура фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. Бакый Урманче премиясе лауреаты.Казанның архитектура һәйкәлләрен, Мәчет архитектура сәнгатен тирәнтен өйрәнгән галимнәрнең берсе. Ул 1950 елның 19 декабрендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. 1985 елда СССР Архитекторлар берлегенә кабул ителә. Аның хезмәтләре – “Казанның XVIII-XIX гасыр башы архитектура һәйкәлләре” (1989), “Казан мәчетләре архитектурасы” (1991), “Мәчет һәм аның архитектурасы” (1994), “Казан кирмәнендәге Кол-Шәриф мәчете. Гипотезалар. Фактлар. Уйланулар.” (1996) һәм башкалар. Шулай ук төрле җыентыкларда 400гә якын фәнни-популяр мәкаләләре басылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: