Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар телле бер генә ачык структура да юк" - Тәбрис Яруллин

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин татар телендә проектлар эшләү мәсьәләсендә сүлпәнлек турында фикерләрен җиткерде. Аның фикеренчә, рәхәтләнеп бер унлап институциональ ачык проект гамәлгә ашырып булыр иде. “Әйтик, ачык универ яки яңа һөнәрләр һәм күнекмәләр үзләштерә торган белем йорты булсын иде. Моның өчен 5 кешелек структура кирәк инде. Даими бер урыны булсын да, шунда кешеләр курслар узып торсын иде. 5 ел укый торган колонналы бина кирәкми. Ул булганчы тагын 20 ел уза”, – ди Тәбрис “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында. Тәбрис Яруллин фикеренчә, кайнар линия белән тәрҗемә үзәге булырга тиеш. “Эшмәкәрләр дә күп сүзләрне ничек тәрҗемә итәсен белми, алар шунда шалтырата алыр иде. Иннополиста элмәләрне ясаганда, рус сүзләренең тәрҗемәсен миңа шалтыратып сорый иделәр. Алар бит билгеле бер җиргә шалтыратырга һәм тәрҗемә буенча җавабын ишетә алырга тиеш. Ә андый үзәк юк”, – ди әңгәмәдәш. Ул махсус шуның белән шөгыльләнүче 1-2 кешегә хезмәт хакы түләнергә тиеш дип саный. “Эшмәкәр үзе яки мэрия Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына рәсми сорау җибәреп, тәрҗемәсе килгәнче күпме вакыт үтә бит. Һәм эшмәкәр бу хезмәт өчен түләргә дә тиеш түгел. Интернетта яки кайнар линия кебек булырга тиеш бу эш”, – ди ул. Тәбрис Яруллин татар телендә фильмнар эшләнә торган берәр фонд кирәк дип саный. “Ун фильм чыксын. Начармы, яхшымы, чыгып торсын ул”, – ди әңгәмәдәш. “Креатив үзәк тә юк. 70 дизайнерның яшьләр арасыннан бер унысын сайлап, архитекторларны утыртып, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектәме, биналарны татар милли үзенчәлекләре белән эшләп булмый мени?! Татарга хас архитектур формаларны да уйлап табып булыр иде. Гомумән алганда, татар телле ачык структуралар җитми бит инде. Аны гүя без генә аңлыйбыз кебек”, – дип белдерде Тәбрис Яруллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев