18 сентябрьдә Теләче халкы бәйрәм итәчәк!

Парк һәм скверлар көне уңаеннан, 18 сентябрь көнне Теләчедә сәгать көндезге 3тә Тюлячка елгасы ярында урнашкан паркта бәйрәм чаралары үткәреләчәк, дип игълан итте “Теләче информ” сайты.

Программада район үзешчәннәре чыгышы, балалар өчен аттракционнар, спорт уеннары (кул көрәше, турникта тартылу, дартс, шашка), әкият геройлары белән фотога төшү, флешмоб каралган. Шулай ук ”Эчсәң чәй, җанга җәй” дип аталган үлән чәйләре күргәзмәсе була, “Туган ягымның шифалы үләннәре” дигән китап күргәзмәсе һәм сәүдәсе, балалар өчен “Әкиятләр иленә сәяхәт” темасына рәсем конкурсы була. ТР Рәссамнар берлеге әгъзалары бәйрәмгә килүчеләрнең шаржларын, портретларын ясаячаклар. Моннан тыш, алар ”Сәнгать паркы” экспозициясен тәкъдим итеп, “Тынычлык йомгагы ” дип исемләнгән интерактив акция дә үткәрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: