Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Тукай белән илһамланып". Нәҗип Нәккашның шул исемдә күргәзмәсе ачылды

Бүген ТР Милли музеенда туграчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккашның "Тукай белән илһамланып" дип исемләнгән күргәзмәсе эшли башлады. Милли музей директоры Гөлчәчәк Нәҗипова фикеренчә, музейда булган һәр экспонат үзенчәлекле һәм күргәзмәдә тәкъдим ителгән тугралар да халыкның байлыгын, оста кулларын, иҗатын күрсәтә. Ул шулай ук совет чорында да туграчылар акланып калуын зур уңыш буларак билгеләп үтте. Укытучылар исеменнән чыгыш ясаган КФУ доценты Расих Сәлахов Нәҗип Нәккашның бар иҗаты татарлык белән сугарылган булуын билгеләп, туграчыны ирешкән уышлары белән котлады, алга таба яңаларын теләде. Филология фәннәре докторы Флера Ганиева Нәҗип Нәккашны 1974 елдан белүен, ул укыган төркемнең бик үзенчәлекле булуына игътибар итте. "Нәҗип университетка мәктәптә укытып килгән иде. Башкалардан өлкәнрәк булганга, ул төркемдәшләрен дә тәрбияләде, аларны матурлыкка өйрәтте. Шуңа да ул төркемнән җырчылар, рәссамнар, язучылар күп чыккандыр. Нәҗип үзенә сәнгатьнең 5 төрен сыйдырган. Аның әсәрләрендә моң яши", - дип мактау сүзләре яудырды ул күргәзмә авторы тарафына. Флера Ганиева туграчыны галим дип атады. Әгәр дә борынгы әдәбиятны тирәнтен өйрәнмәсә, хәзерге әдәбиятны үзләштермәсә, әсәрләре шул дәрәҗәдә югары булмас иде, диде. Танылган җырчы, югары мәктәп укытучысы Миңгол Галиев туган җиргә багышланган җыр башкарды. "Бу күргәзмә Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган. Ул үзен татар халкының гына түгел, бөтен дөнья халкы улы итеп күрсәтте. Аның "Туган тел" шигыре нинди генә телгә тәрҗемә ителсә дә, үз күңеленнән чыккан кебек яңгырый", - диде һәм Тукай шигыренә язылган җыр башкарды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры музыканты Динә Закирова да сәнгатькәрнең осталыгы, тырышлыгы турында фикер әйтте. Йомгаклау сүзендә Нәҗип Нәккаш: "Музей ул безнең борынгыдан калган мирасыбызны саклый. Без музейда үткәнебезне карап, киләчәгебезне күзаллыйбыз. Музейда эшләячәк күргәзмәм белән бик күп кеше таныша алачак. 21 майда узачак "Музей көне һәм төне"ндә катнашып, мин ул көнне музейга килүчеләрнең исемнәрен гарәп хәрәфләре белән язачакмын", - диде ул. Күргәзмә авторы "Татар-информ" МА корреспондентына хәбәр иткәнчә, "Тукай белән илһамланып" та якынча 30 иҗади эш урын алган. Аның үзәгендә торган туграларның берсе Габдулла Тукайга багышлана. Ул Тукайның Коръәнне яхшы белүен, Аллаһны санлавын, тануын чагылдыра. "Тукай шул темага 10-15 шигырь язган. Туграның үзәк өлешендә урнашкан лалә чәчәге дә юкка гына түгел - ул Тукайның йөрәген сынландыра", - дип аңлатма бирде ул бу уңайдан. Әлеге иҗади эш үзе "Иман берлә Коръән тулган садремә" дип атала. (Казан, 18 май, "Татар-информ", Лилия Локманова).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев