Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Татар-информ" агентлыгында С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге эшчәнлеге турында сөйләшмәкчеләр

18 майда, 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында композитор София Гобәйдуллинаның 85 еллыгына һәм С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге эшчәнлегенә багышланган матбугат конференциясе узачак. Чарада В.Суриков исемендәге Мәсәкү дәүләт академия сәнгать институты профессоры, Россия рәссамнары берлегенең Мәскәү бүлеге идарәсе әгъзасы Владимир Аверьянов, С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан шәһәре Думасы депутаты Ләйлә Гарифуллина, С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ләйлә Монасыпова һәм «Новая музыка» камералы оркестры дирижеры, Татарстанның атказанган артисты Анна Гулишамбарова (Волченко), Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татьяна Бердникова, Заманча музыка үзәге фондларын баш саклаучы, Татарстан Композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмзия Усеинова катнашачак. ММЧ вәкилләрен бу чараны яктыртыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев