Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

17 декабрьдә башкалабызда "Татар җыры" эстрада фестивале үтәчәк

17 декабрьдә Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Татар җыры» Халыкара телевизион эстрада фестивале һәм татар эстрада җырларын башкаручыларга «Алтын Барс» халык премиясен тапшыру тантанасы узачак.

Фестивальне «Барс-медиа» татар медиа төркеме, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре һәм «ТМТВ» татар музыкаль телеканалы оештыра. Быел «Барс Медиа» командасы режиссер Ирина Алешина белән бергә махсус эффектлар, югары технологияле декорацияле уникаль проекция һәм видеороликлар белән шоу-программа әзерли.

Шоу-тамашаны күп кенә программаларның һәм концертларның алыштыргысыз алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова һәм «Татар радиосы» радиостанциясе челтәренең баш мөхәррире Айваз Садыйров алып барачак. Фестиваль 17 декабрьдә 17.00 сәгатьтә башлана.

Искәртеп үтик: «Татар җыры» быел унҗиденче тапкыр үткәрелә. Аны татар эстардасының популяр җырчылары катнашында җыр фестивале генә түгел, ә республиканың эшлекле элитасы вәкилләрен, актерларны, спортчыларны, сәясәтчеләрне һәм чит илдән ватандашларны җыя торган дөньяви чара булын да искәртергә кирәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев