Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

17 апрельдә VII Корылтай уздырылачак (Видео - Диния нәзарәте Пленумы)

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте Пленумы утырышында мөфтине, аның беренче урынбасарын һәм казыйны сайлау көне билгеле булды. VII Корылтай 17 апрельдә уздырыла. Бу хакта Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.
Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды һәм мөфтинең урынбасарлары, нәзарәтнең голәмәләр һәм казыйлар шуралары әгъзалары, республиканың барлык районнары имам-мөхтәсибләре, мәдрәсә җитәкчеләре катнашында үтте.
Бүген утырышта мөфти, баш казый һәм мөфтинең беренче урынбасары булырга теләүчеләр рәсми кандидат буларак расланды. Мәгълүм булганча, Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең 2017 елның 11 гыйнварында узган чираттагы Пленум утырышында, 1 нче санлы беркетмәгә нигезләнеп, мөфти һәм баш казый, мөфтинең беренче урынбасары вазыйфаларына кандидатлар тәкъдим итү таләпләре билгеләнгән иде. 13 гыйнвардан башлап 13 февральгә кадәр кандидатлардан гаризалар кабул ителде. Кандидатлар мөхтәсибәтләр уздырган җыелышларда каралды. Мөфтилеккә рәсми кандидат итеп Камил хәзрәт Сәмигуллин расланды (“Тынычлык” мәчете имам-хатыйбы, Татарстан мөфтие). Баш казый вазыйфасына рәсми кандидат итеп Җәлил хәзрәт Фазлыев (Балтач районы имам-мөхтәсибе, баш казый), расланды. Мөфти урынбасары вазыйфасына рәсми кандидат итеп Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин (Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе, төньяк-көнбатыш төбәге казые), Илфар хәзрәт Хәсәнов (“Кол Шәриф” мәчете имам-хатыйбы) расланды. Җыелышта Камил хәзрәт үзенең кандидатурасын тәкъдим итүче мөхтәсибәтләргә ышаныч белдергән өчен рәхмәт әйтте. “Авылларда дини эшләрне җигелеп алып баручыларга, имам-мөхтәсибләргә, сезнең кул астында эшли торган авыл имамнарына ихластан зур рәхмәт, Аллаһы Тәгалә сезне ярдәменнән ташламасын”, - диде. Аннары теләкләрен җиткерде: “Әлбәттә, дүрт ел эчендә төрле вакытлар, авыр чаклар да булгандыр, иң мөһиме - бердәм булып эшләдек. Шуңа күрә төрле кыен проблемалардан җиңелрәк чыга алдык. Иң дөресе - динебез өйрәткәнчә хәрәкәт иттек, һәрвакыт хәрәкәттә булдык. Динебезгә, республикабызга, мөселманнарга файда итәргә тырыштык. Шундый татарча әйтем бар бит, хәрәкәттә - бәрәкәт диләр. Ягъни, хәрәкәт булса - бәрәкәт килер. Аллага шөкер, тынычлыкның да, бердәмлекнең дә, шулай ук үзара сөйләшеп-килешеп эшләүнең, тырышлыкның бәрәкәтен күреп торабыз. Президентның гомрә хаҗына баруы, безгә дини эшләрне алып барырга ярдәм итүе дә бик зур бәрәкәт ул. Алга таба да Аллаһы Тәгалә эшләребезне, уйларыбызны, ниятләребезне бәрәкәтле итсен иде. Алга таба да иң зур теләк шул - ниятләребез, фикерләребез бер булсын. Аллаһы Тәгалә ризалыгы, өммәтебез, республикабыз өчен бергәләп күркәм гамәлләр кылырга язсын. Дини эшләребезне хәнәфи мәзхәбенә һәм Матуриди гакыйдәсенә туры китереп алып барырга насыйп итсен. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да ныклык һәм сабырлык бирсен!” Шуны да әйтергә кирәк, бүген мөхтәсибәтләрдән делегатлар саны да билгеләнде. Диния нәзарәте тарихында беренче мәртәбә делегатлар санына чикләү куелмады, мөхтәсибәтләр Корылтайга күпме имам алып килүләрен үзләре билгеләде. Шулай итеп быел Татарстан мөфтиен, аның беренче урынбасарын һәм баш казыйны иң күп сандагы делегатлар сайлавы көтелә.  

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев