Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алдагы ял көннәрендә Казанда "Хан ишегалды" дигән милли Яңа ел авылы үз ишекләрен ачып җибәрәчәк

Казанлылар һәм шәһәр кунакларын «Хан ишегалды»  яңа күңел ачу мәйданчыгында ниләр көтә? Алдагы ял көннәрендә «Казан»  Халыкара ат-спорт комплексы янында «Хан ишегалды»  дигән милли Яңа ел авылы үз ишекләрен ачып җибәрәчәк. Бу – казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен төзелгән өр-яңа күңел ачу мәйданчыгы. Оештыручылар - «Татспиртпром»  АҖ хезмәткәрләренең ниләр әзерләвенә карап фикер йөрткәндә, Яңа ел бәйрәмнәре бик тә күңелле һәм истә калырлык булачак. Казан ипподромында Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунакларны «Хан ишегалды»  белән танышу, кайнар чәй эчеп җылыну, шугалакта шуу белән бергә, башка күп кенә кызыклы әйберләр көтә. Шунысы мөһим: «Хан ишегалды»  территориясенә керү бушлай! Балалар өчен Сабыйлар өчен биредә махсус мәйдан бар: 80 квадрат метрлы ике шугалак, дүрт боз тавы һәм уен мәйданчыгы. Уйнап арыгач, Кыш бабай нәниләрне үз резиденциясенә кунакка дәшә. Өлкәннәр өчен Тимераякта шуарга яратучылар 3500 квадрат метр мәйданны биләгән «Хан күле»  шугалагына рәхим ит ала. Шугалакның әйләнә-тирәсенә эскәмияләр урнаштырылган, кайнар эчемлекләрдән авыз итәргә мөмкин, тимераякларны прокатка бирү пункты эшләячәк. Хайваннарны яратучылар өчен Ишегалдына кергәч тә сул якта хаски-парк урнашкан. Биредә теләгән һәркем этләр җигелгән чанага утырып йөри ала. Шулай ук ипподром белән танышырга, ат үрчетүчелек һәм ат спорты музее, ат абзары белән танышырга, һава торышы яхшы булганда атка атланып йөрергә һәм бахбайларны ашатырга да мөмкин. Туристлар өчен Төп капкалар артында сәүдә рәтләре тезелеп киткән. Биредә Татарстанның иң яхшы осталары ясаган сувенирлар сатып алырга, милли ризыклар һәм тәм-томнардан авыз итәргә, үләннәр салып пешерелгән чәй һәм алкогольсез глинтвейн эчеп җылынырга мөмкин. Төп арендаторлар – Татарстан Һөнәрчеләр палатасы һәм «Арыш мае»  кибетләр челтәре. Селфи яратучылар өчен Шугалак уртасында гаять зур «Казан-2017»  яктылык инсталляциясе урнаштырылган, ул теләсә кайсы ноктадан бик яхшы күренә һәм аның янәшәсендә истәлеккә фотога төшмәү гөнаһ булыр иде. Фонтанга илтә торган баскычларда нур чәчеп торган аркалар селфи өчен искиткеч фон булачак. «Хан ишегалды»  территориясендә аллы-гөлле шарлар, кар бабайлар һәм боланнар белән төшкән фотолар да инстаграмны бизәп торачак. Катмый торган фонтан «Хан ишегалды» ның йөзек кашы – катмый торган фонтан. Оештыручылар аның нечкәлекләрен сер итеп саклый, бары тик үзегез килегез дә әлеге табышмакның җавабын табыгыз, дип хәйләкәр елмаялар. Үзенчәлекле «Хан сарае»  чыршы-йорты авылның символы булачак. «Хан ишегалды» ның гомуми мәйданы 10 мең квадрат метр тәшкил итә, шәхси автомобильләр, такси һәм туристик автобуслар өчен парковка да шуның кадәр үк урынны били.  Тәүлек әйләнәсе патрульлек итү, видеокүзәтү оештырылган, медпункт бар. Яңа ел бәйрәмнәрендә биредә 700 мең кеше кунак булыр дип көтелә. Адресы: Казан, Патрис Лумумба урамы, 47А «Хан ишегалды»  24 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә ачыла.  Программада: анимацион шоу, иң яхшы иҗат коллективлары чыгышы, Кышкы Сабантуй,  «Иллюминация фестивале». 24-31 декабрьдә көн саен 18:00 сәгатьтән төп мәйданчыклар (атка атланып, этләр җигелгән чанага утырып йөрү, шугалак, боз таулары, чыршы базары, сувенир киосклары) эшли. 2017 елның 1-14 гыйнварында «Хан ишегалды»  мәйданчыгында барлык аттракционнар, концертлар һәм Кышкы Сабантуйны үз эченә алган бәйрәм программасы дәвам итәчәк.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев