16 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

16 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 1954 елда татар профессиональ музыкасына нигез салган композитор Салих Сәйдәшев вафат була Россиядә: 1237 елның 16 декабрендә Рязань кенәзлегенең башкаласы Рязань Батый ханның гаскәре тарафыннан камап алына. Шәһәрне алу өчен монголларга алты көн кирәк була. 1947 елда СССРда акча реформасы уздырыла.  Сугыш вакытында кертелгән карточка системасы бетерелә. 1941 елда Калинин (хәзерге Тверь) шәһәре фашист илбасарларыннан азат ителә. 1957 елда Икенче Совет Антарктика экспедициясе нәтиҗәсендә “Восток” фәнни-тикшеренү станциясе нигезләнә. Бу станциядәге еллык һава торышы кеше өчен җир шарында иң кыеннарыннан берсе. 1983 елның 21 июлендә биредә −89,2 °C температура теркәлгән. Станция астынданы бозның калынлыгы 3700 м. Бу Россиянең Антарктика эчендә файдаланыла торган бердәнбер фәнни станциясе. 2006 елда Россиянең керлинг җыелма командасы Европа чемпионатында беренче тапкыр зур уңышка ирешә. Алар чемпион дәрәҗәсен ала. Дөньяда: 1773 елда “Бостонда чәй эчү” була. 1773 елда Бөек Британия хакимияте Америкага җибәрелүче чәйгә салым кертә. Америка колонияләштерүчеләре моның белән килешми һәм ризасызлык йөзеннән  чәй белән килгән Англия Ост-Инд компаниясенең 7 корабын кире бора. Әмма Бостон губернаторы Томас Хатчин чәй белән төялгән "Дартмут" корабын шул көенчә кире җибәрергә теләми. Баш күтәргән Америка колонияләштерүчеләре моңа җавап итеп, индеецлар киеменнән корабка үтеп керә һәм булган барлык чәй тартмаларын Бостон диңгез култыгында суга ташлый. 1991 елдан 16 декабрь Казахстанның милли бәйрәме - Бәйсезлек көне. Ул суверен, демократик хокукый ил. 1975 елда БМО сионизм расизмга тиң дигән карар кабул итә. 1991 елның 16 декаберендә бу карар кире кагыла. 1997 елда Япониядә “Покемон”ның бер аниме сериясен караганнан соң элпилепсия куркынычы белән хастаханәләргә берничә бала китерелә. Туган көннәр: Хәсби Вәли улы Фазлуллин – Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры дирижеры, кларнетист, мөгаллим, ТАССР һәм РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССР халык артисты, Тукай премиясе лауреаты. Ул 1909 елның 16 декабрендә Казанда туа. 1973 елда Әнвәр Бакировның "Су анасы" балетын куюда музыкаль җитәкчелеге өчен Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясенә лаек була. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшләгән дәверендә дирижер Хәсби Фазлуллинның репертуарында алтмыштан артык исемдәге опера һәм балет спектакльләре, музыкаль комедияләр һәм оперетталар була. Алар арасында татар композиторлары Җ.Фәйзинең «Идел буенда», «Башмагым» әсәрләре, З.Хәбибуллинның «Раушан»ы, Х.Вәлиуллинның «Самат»ы, Н.Җиһановның «Качкын»ы, «Шагыйр»е, Ә.Бакировның «Су анасы», шулай ук рус һәм чит ил классикасы әсәрләреннән «Евгений Онегин», «Су кызы», «Демон», «Князь Игорь», «Аида», «Богема», «Травиата» һәм күп кенә башка әсәрләр бар. 1946 елдан алып 1982 елга кадәр Х.В.Фазлуллин Ф.Яруллинның «Шүрәле» балетының алыштыргысыз дирижеры була. Музыка сәнгате өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен Х.В.Фазлуллинга ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1950 ел), РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1960 ел) дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1995 елның 25 июнендә Хәсби Вәли улы Фазлуллин вафат булды. Роберт Заһретдинов Риза (Роберт) Абдрахман улы Заһретдинов – кубызчы, мөгаллим, С. Юлаев премиясе лауреаты (1993), РСФСР (1987) атказанган мәдәният хезмәткәре. 1932 елның 16 декабрендә БАССРының Мәчетле районы Эҗекәй авылында туа. 1969 елдан башлап сәхнәдә. Иҗат гомере буена милли музыка әсәрләрен башкара: кубызда, курайда һ.б. уен коралларында уйный. Кубыз уен коралын камилләштерүче. Шулай ук кыңгыраулы кубыз, резонаторлы кубыз, электр көче ярдәмендә эшләүче электрон кубыз, тромбон-кубыз һ.б. музыка механизмнары авторы. Репертуарында 200 музыка әсәре: башкорт һәм татар милли көйләре («Аргуҗа», «Буранбай», «Гайсә-ахун», «Ильяс», «Уел» һ.б.), рус, чит ил композиторларының кубыз өчен язган әсәрләре, автор импровизацияләре. Үзе язган 50 әсәре (җырлар, уен коралы өчен пьесалар) бар (кубыз өчен «Уралтау», «Иртә»; курай һәм кубыз өчен «Озын чәч», «Печаль Беслана»; баян өчен «Вальс-фантазия», «Концерт вальсы», «Марш» һ. б.). 1991 елда Якутскида узган халыкара халык уен коралларында уйнаучылар конгрессында «Виртуоз кубызчы» исеме бирелә. 1992 елдан Идел-Урал регионы буенча кубыз музыкасы буенча үзәк рәисе. 2016 елның 1 мартында Роберт Заһретдинов вафат булды. Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: