Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

152 нче сайлау участогында Казан егете сөйгәненә тәкъдим ясаган!

Бүгенге көн 152 нче сайлау участогы күзәтүчесе Анастасия Фролова өчен гаять истәлекле булды.

Күптәннән үзенә мәхәббәтен белдереп йөргән егете бүген сайлау участогына чәчәк букеты һәм шарлар тотып килгән.

Казан егете сөйгәненә мәхәббәтен сайлау участогында аңлаткан

Настя – Казан дәүләт энергетика университеты студенты. Сайлау участогында ул чисталык һәм сайлаучыларның тавыш бирү тәртибе өчен җаваплы.

“Кичне көтәсе килмәде, аннан ул вакытка арый да кеше. Ә хәзер бүләк иткәч аңа күңелле, йөзендә елмаю”, - дип аңлаткан, дулкынланып, Динар Кәрамов. Яшьләр шәхси тормышларының сайлауларга катышы булмавын, ә нәкъ менә 2014 елның 18 сентябрендә очраша башлаганнарын әйткәннәр. Бүген аларның очрашып йөрүләренә ике ел.«Без тулай торакта бер катта яшәдек, бер-беребезне күреп ошаттык. Шуннан соң дуслашып йөри башладык», – дип сөйли Анастасия. Динар КДЭУда магистратурада укый, Анастасия бакалавриатны тәмамлап килә. Диплом алгач, туй ясарга җыенасызмы, дип сорагач, кыз әле егетнең армиягә барып кайтасы барлыгына ишарәләгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев