Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

15 октябрь көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылачак (исемлек)

Иртәгә, 15 октябрьдә, Казан һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре уза. Сәүдә Казанда – 10, Чаллыда 3 мәйданчыкта оештырыла. Казанның Совет районында авыл хуҗалыгы продукциясен сату ике мәйданчыкта – "Казан" агросәнәгать комплексында (Аграр урам 2) – (монда «Татмелиорация» җәмгыяте, Мамадыш һәм Арча районнары продукциясе сатылачак) һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов урамы 7) "Дәрвиш" базары территориясендә үткәрелә. Анысында Әлки районы хезмәтчәннәре сәүдә итә. Яңа Савин районында ярминкә "Бәхетле" сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев проспекты 71а) оештырыла. Ярминкәдә Балтач һәм Апас районнары вәкилләре катнаша. Авиатөзелеш районында ярминкә "Бәхетле" сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград урамы 27) уза. Монда үз продукциясен халыкка Биектау районы фермерлары тәкъдим итәчәк. Буа районы вәкилләре Мәскәү районында ярминкә Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендәге (Восстание урамы 83) мәйданчыкта үткәреләчәк ярминкәдә сәүдә итә. Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта – "Җиләкле бистәсе" сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский урамы 152/2) һәм Юдино бистәсендә (Ильич урамы 1) үткәрелә. Монда Кама Тамагы уңганнары сату итә. Вахитов районында ярминкә шулай ук ике мәйданчыкта – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Алексеевск районы) һәм Кәрим Тинчурин исемендәге сквер каршында (Теләче районы) уза. Идел буе районында "Чулпан" мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү проспекты 48а) оештырылган ярминкәдә Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша. Әлеге районнардан тыш, һәр ярминкә мәйданчыгында агросәнәгать комплексының эре оешмалары да катнаша. Чаллыда ярминкә 3 мәйданчыкта оештырыла. Урыннары – Сарман трактында Галиәсгар Камал исемендәге бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм "Южный" агросәнәгать паркында. Сатуга үз продукциясен Актаныш, Сарман, Мөслим районнары авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре алып килә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә “Яңа Тура” технополисы территориясендә дә оештырыла.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев