15 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

15 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татар дөньясында: 2000 елда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев карары белән Дәүләт Зур концертлар залына татар профессиональ музыкасына нигез салган композитор Салих Сәйдәшев исеме бирелә. Россиядә: 1923 елда Сталин Троцкий һәм аның тарафдарларын - партиянең "сул оппозициясен" тәнкыйтьләп, "Правда" газетасында "Дискуссия турында" дигән мәкалә чыгара. Бу "троцкизм"га каршы ачыктан-ачык көрәш башланган көн булып санала. 1937-1938 еллардагы күп кенә шәхес культы корбаннары нәкъ менә "троцкизм"да гаепләнә. 15 декабрь Вазыйфаларын башкарганда һәлак булган журналистларны искә алу көне. Бу карар Россиянең Журналистлар берлеге тарафыннан 1991 елда кабул ителә. 1917 елда Кызыл Армиядә беренче мактаулы билге – Кызыл йолдыз гамәлгә кертелә. Дөньяда: 2004 елда Мумбайда (Һиндстан) һәм 2005 елда Порт Аллеграда (Бразилия) үткән Бөтендөнья иҗтимагый форумнар чыгарган карар нигезендә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә башлый. Шулай ук бу көнне чәй индустриясендә хезмәт куючы эшчеләрнең Бөтендөнья Хокук Декларациясе кабул ителгән. Россиягә чәй XVII гасырның беренче яртысында гына үтеп кергән. Шуңа күрә Халыкара чәй көне күбрәк Һиндстан, Шри Ланка, Бангладеш, Непал, Кытай, Вьетнам, Индонезия, Кения, Малайзия, Уганда, Танзания кебек илләрдә аеруча зур әһәмияткә ия. 1990 елда Кыргыз ССР Югары Советы Кыргызстан Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул итә. Туган көннәр: Мөхәммәтхан Әшрәфҗан улы Фазлуллин (1883 - 1964) – тел галиме, мөгаллим, методист, профессор (1930), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1940). Мөхәммәтхан Фазлуллин зур гыйльми һәм фәнни-методик эш алып бара, татар теленең орфографиясе, пунктуациясе, методикасы мәсьәләләре буенча тикшеренүләр үткәрә: «Дидактика кагыйдәләре» (1920), «Орфография нигезләре» (1930), «Дөрес язу кагыйдәләре» (1930). Галим татар диалектларын өйрәнә, Татарстанның төрле районнарына диалектологик экспедицияләр оештыра.   Хөсни Кәрим, тулы исеме Хөснетдин Минһаҗетдин улы Кәримов – татар язучысы, мөгаллим һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1887 елның 15 декабрендә хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы Тумырҗа авылында крестьян гаиләсендә туа. Хөсни Кәримнең иҗат эшчәнлеге 1907 елларда, «Галия» мәдрәсәсендә укыган чагында ук башлана. 1910 елда «Атна кич, яки Шакир хәлфә» исемле ике пәрдәле драма әсәре басылып чыга. Шул вакыттан башлап татар телендә чыга торган төрле газета-журналларда аның йөзләрчә хикәя, шигырьләре, очерк, публицистик мәкаләләре, фельетоннары басыла, үзе исән чагында дистәдән артык китабы дөнья күрә. Хөсни Кәримнең күләмлерәк әсәрләреннән «Җан исәбен алганда» (1927), «Ертылган приказ» (1929), «Октябрьгә чаклы» (1935) повестьларын атарга мөмкин. Ул 1965 елның 25 декабрендә вафат була. Исмәгыйль Илялов, Исмәгыйль Гобәйдулла улы Илялов – виртуоз мандолиначы, сәнгать белгече. 1898 елның 15 декабрендә Чиләбе губернасы (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә туа. Мандолинада уйнарга гаиләдә, әнисеннән өйрәнә. 1911-1924 Троицк мөселман музыка җәмгыятенең татар театрында (1919 елдан Урал татар-башкорт күчмә театры) оркестрда уйный. 1919-1921 елларда Газиз Әлмөхәммәтов белән концертлар оештыра. 1924 елдан Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли. 1930 елда беренче татар опералары «Сания», "Эшче"нең авторлары Солтан Габәши, Валерий Виноградов, Газиз Әлмөхәммәтовка ярдәм күрсәтә. 1932-1935 елларда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар һәм башкорт опера студияләрен оештыруда катнаша. 1940 елдан татар радиосында эшли. Милли музыка, әдәбият, театр тарихы буенча уникаль документлар туплый. Кави Нәҗми, чын исеме Кави Һибәт улы Нәҗметдинов – татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Язучы 1901 елның 15 декабрендә элекке Сембер губернасы (хәзерге Горький өлкәсе) Петрякс районы Красный Остров (хәзерге исеме — Кызыл Октябрь) авылында туа. Кави Нәҗми яшьтән үк Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Шәриф Камал кебек күренекле язучыларның әсәрләре белән таныша. Шулар йогынтысында 1912 елны «Көз» исемле беренче шигырен яза, рус шагыйре А. О. Кольцовның «Урман» шигырен татарчага тәрҗемә итә. Укучыга ул «Миңлебикә кодагыйның кайгысы», «Кайтты», «Чыныгу», «Иң соңгысы», «Шобага», «Яр буенда учаклар», «Якты сукмак», «Кояшлы яңгыр» әсәрләре аша таныш. 1932 елда Кави Нәҗми Татарстан Язучылар берлеген оештыру комитетына сайлана. «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналы редакторы булып эшли. Бөтенсоюз совет язучыларының Беренче съездында катнаша. Шунда аны СССР Язучылар берлеге идарәсенә әгъза итеп сайлыйлар. 1949 елда Кави Нәҗми «Язгы җилләр» романын бастырып чыгара. Бу китап Дәүләт премиясенә лаек була. Кави Нәҗми Александр Блокның «Двенадцать» поэмасын, И. Уткинның шигъри җыентыгын, С. Маршакның балалар өчен язган әсәрләрен һәм башка рус классик һәм совет шагыйрьләренең шигырьләрен тәрҗемә итә. Кави Нәҗми 1957 елның 24 мартында Казанда вафат була. Гариф Шабаев – җәлилче-патриот. Гариф Хафиз улы Шабаев 1907 елның 15 декабрендә Башкортстанның хәзерге Ярмәкәй районы Иске Турай авылында туа. Сәламәтлеге начар булу сәбәпле, армиягә алынмый, ләкин Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка җибәрүләрен үтенеп, хәрби комиссариатка килә. Фронттан аңардан нибары бер генә хат килә. Аның хәрби часте чолганышта кала һәм ул әсирлеккә төшә. Гариф Шабаев Польшадагы Седльце концлагеренә эләгә. Бу лагерьда ул Фоат Булатов һәм Абдулла Алиш, 1943 елда Муса Җәлил белән таныша. Татар телендә «Идел-Урал» газетасында хәреф җыючы булып эшли. Яшерен оешмада катнаша. Шуның өчен 1944 елның 25 августында башка җәлилчеләр белән бергә үлемгә хөкем ителә. Рәшит Һибәт улы Нәҗметдинов – шахмат буенча халыкара дәрәҗәдәге оста, шашка буенча спорт остасы, биш тапкыр РСФСР чемпионы. Язучы Кави Нәҗминең энесе. 1912 елның 15 декабрендә Казакъстанның Актүбә шәһәрендә туа. 1937 елда Казан дәүләт педагогика институтының физика-математика факультетына укырга керә. Институтны 1940 елда тәмамлаганнан соң Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Рәшит Нәҗметдинов Бөек Ватан сугышын  Берлинда тәмамлый. 1974 елның 3 июнендә вафат була. Фәридә Яһүдә кызы Кудашева – җырчы, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Ул 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. Беренче сыйныфта укыганда сәхнәгә менеп «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. 1939-41 елларда Фәридә Кудашева Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли башлый. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә Фәридә Кудашева халыкка таныла. 1956 елда Фәридә Кудашева Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат булды. Динис Исламов – язучы, журналист. 1921 елның 15 декабрендә Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортстанның Чишмә районы) Яңа Муса авылында туа. 1942 елда фронтка эләгә. Донбасс өчен сугышта, Днепрны кичүдә, Одессаны, Белоруссияне, Польшаны азат итүдә катнаша. Ике тапкыр Кызыл Байрак ордены, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. 1940 еллар ахырында очерклары һәм шигырьләре «Кызыл таң»да күренә башлый. 1950 елдан прозага күчә. «Урак өсте» хикәясе «Гость из Кубани» исеме белән «Огонёк» журналында басылгач, прозаик булып таныла. 1957-1958 елларда «Юмарт җир» дигән романын яза. Вафатыннан соң (1973) «Еллар тавышы» повестьлар җыентыгы, 2 томлык «Әсәрләре» (I томда - повестьлар, хикәяләр; II томда романнар басылып чыга. Инсаф Абдуллин (Инсаф Абдулла) – телевидение дикторы, сәхнә теле мөгаллиме. Татарстанның атказанган артисты. 1963 елның 15 декабренда Башкорт ССРның Федоровка районы Әтәч авылында туа. Дикторлар конкурсында җиңеп, Татарстан телевиденисе (хәзер «Россия 1. Татарстан») эшли. «Татарстан-Яңа гасыр» каналында иртәнге җомга тапшыруларын алып бара. ТР Мәгариф министрлыгы каршындагы театр-студиядә (оештыручысы Фәрит Хәбибуллин) (хәзер Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры) спектакльләрендә төп рольләрдә уйный. Казан театр укуханәсендә татар сәхнә теле фәненнән укыта, курсларның сәнгать җитәкчесе була.Татар эстрадасы өчен сөйләм жанры актёрлары әзерли. М. Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында «Нур» балалар студиясендә дәресләр алып бара. И. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак җырчыларны сәхнә теле нигезләренә өйрәтә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: