Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөек Устюг шәһәрендә яшәүче төп Кыш бабай Казан балаларын шатландырды (фото, видео)

Елның иң тылсымлы бәйрәме – Яңа ел якынлашканда, Бөек Устюг шәһәрендә яшәүче төп Кыш бабай Россия шәһәрләре буйлап сәяхәткә кузгалды. 48 көн эчендә ул меңнәрчә чакрымнар узып, бик күп балаларны сөендерергә тиеш. 8-9 декабрьдә Кыш бабай Казанда булды. Беренчеләрдән булып ул мөмкинлекләре чикләнгән балаларны котлады. Аннары Иске Татар бистәсендә чып-чын Чыршы бәйрәмен бизәде.
Оештыручылар әлеге бәйрәмгә 300ләп кунак көткән иде. Әмма Кыш бабайны күрергә теләүчеләр саны аннан ике тапкырга артып китте. Шуңамы икән, бәйрәм башланып, ярты сәгать узуга, алагаем зур самавырда кайнап торган чәй бетте, җитмәде. Бу аңлашыла да, бушка килгән бүләктән баш тартучылардан түгел без. Кыш бабай белән фотога төшәргә зу-у-у-р чират сузылды. «Кыш бабайга кызу, эри» дип кисәтсәләр дә, өер-өер халык агыла торды. Бабакайдан куркып елаучы балалар да булмады түгел. Алия Заһидуллина бәйрәмгә 5 яшьлек кызы Илсөя һәм 2,5 яшьлек улы Ильяс белән килгән. Әмма рәхәтләнеп бәйрәм карау насыйп булмады аңа. Башта бабакайдан куркып нәни Ильяс рәхәтләнеп елады. Соңрак исә әлеге «сиренада»га Илсөя дә кушылды. «Ник елыйсың?» дигән сорауга ул: «Ильяс елаганга», – дип җавап бирде.Бәйрәмдә катнашучылар арасында мәктәп укучылары күп иде. Шуңа игътибар иттем: элек безнең өчен Кыш бабайга шигырь сөйләү чиксез рәхәтлек бирә иде. Ә чыршы әйләнәсендә җыр җырлаганда аның янына туры килсәң, башың күккә тия. Замана балалары өчен бу «престиж» саналмый. Алар өчен иң мөһиме – бабай белән «селфи» төшү. Әйтергә кирәк, әлеге бәхет, чыннан да, укучы балаларга гына эләкте. Шушы бәхетле мизгелләрне кичереп, телефоннарыннан мең дә бер фотоны күздән кичергән укучылар төркеменә мөрәҗәгать иттем:  - Йә, ничек, Кыш бабай ошадымы? - Нормально. - Фотога төшәргә дә өлгергәнсез икән! - Мин бераз гына кергәнмен, телефонын якын тоткан, – дип Руслан исемле малай иптәше Женяны битәрләп тә алды. - Яңа елны, Кыш бабайны көтәсезме соң? - Бүләкләр күп булачак быел. Шуны көтәм, – ди Женя. Малайлар белән сөйләшеп бетерергә насыйп булмады, алар дәррәү килеп, тагын бер кат Кыш бабайны эләктереп калырга чаптылар. Кыш бабайны күрергә тәрбиячеләре белән килгән бакча балалары да бар иде. Билгеле, аларга Бөек Устюгтан килгән Кыш бабай ни дә, аның тунын киеп кергән шофер ни. Иң рәхәт чаклары, алар Кыш бабайга ышана, аны көтә. Кыш бабайга бирергә дип хатларын да алып килгәннәр хәтта. Аларны тәрбияче апалары бабакайга «тапшырды». Яңа ел төнендә һәрберсе үзе көткән бүләкне чыршы төбеннән табар, дип өметләник. «Кыш бабайны күрдегезме, ошадымы?» дигән сорауга, сабыйлар озак кына җавап бирә алмады. Арадан бары берсе генә: «Ошады, борыны», дип сөрән салды. Аның бу сүзеннән гөнаһсыз сабыйлар рәхәтләнеп, чыркылдашып көлде. Бөек Устюг Кыш бабаена чират күп булып, бабайлы фото ясарга теләүчеләр дә югалып калмады. Рус Кыш бабасын озаткач, җыелган халык үзебезнең Татар бабакае белән фотога төшеп мәш килде.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев