Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Журналист язмаларының үткенрәк булуын теләр идем" - Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров

Коррупциягә каршы юнәлештәге бәйгегә тәкъдим ителгән журналист эшләре оста язуы белән аерылып тора, әмма киләчәктә аларның үткенрәк булуын теләр идем, диде Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Казан Кремлендә коррупциягә кары юнәлештәге республика бәйгеләре җиңүчеләрен һәм номинантларын бүләкләү тантанасында. Бүләкләү тантанасы беренче һәм икенче дәрәҗәдәге дипломнарны, шулай ук кыйммәтле бүләкләрне Казан һәм республиканың муниципаль берәмлекләр мәктәпләре укучыларына тапшырудан башланды. Җиңүчеләрне һәм номинантларны бүләкләгәндә Әсгать Сәфәров: “Сездән һәм гражданнар җәмгыяте ярдәменнән башка коррупциягә каршы көрәш нәтиҗәле булмый”, - диде. Шулай ук ул быел бәйгегә тәкъдим ителгән журналист эшләре оста язылуы белән аерылып торуын әйтте. “Әмма киләчәктә бу эшләр тагын да үткенрәк һәм көнүзәк булуын теләр идем”, - дип өстәде Әсгать Сәфәров. Әсгаь Сәфәров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бәйге катнашучыларга аларның коррупция проблемасына битараф булмаулары һәм актив тормыш позициясе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев