Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

13 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

13 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 1969 елда машинист Михаил Носков "Пионерский"  экскаваторы чүмече белән җир алып, "КамАЗ" заводы төзелешен башлап җибәрә. 2006 елда Муса Җәлилнең хатыны Әминә Җәлилова (Сәйфуллина) вафат булды. Россиядә: 1848 елда Россиянең башкаласы Санкт-Петербургта куе зәңгәр төстәге беренче почта тартмалары эленә. 1989 елда В.В.Жириновскийның Советлар Союзы либераль-демократик партиясе (ЛДПР) төзелә. Дөньяда: 1642 елда голландия диңгезчесе Абель Тасман Яңа Зеландияне ача. 1920 елда Халыклар Лигасы Ассамблеясы Халыкара хөкем чыгару даими палатасының статусын кабул итә. 1945 елда Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан оештырылган Халыкара суд (Гаага суды атамасы белән дә билгеле) шушы палатаның дәвамчысы. 2003 елда Тикрит шәһәре тирәсендә Сәддам Хөсәен тоткарлана. 2006 елда Багдадта үлем җәзасына хөкем ителә.

Туган көннәр

Рәмзи Ибраһим улы Илялов – татар язучысы, публицист, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул 1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Темәс авылында дөньяга килә. 1942 елда штурман итеп фронтка җибәрелә. Унсигез сугышчан очыш ясый. Смоленск өлкәсе Котовичи станциясе янында дошман һөҗүменә дучар була, контузия ала. 11 нче мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елның 7 июлендә тагын җәрәхәтләнә, һәлак булганнар исемлегендә йөри. Сугышчан юлы 1945 елның маенда НКВД гаскәрләрендә тәмамлана. Рәмзи Иляловка I дәрәҗә Ватан сугышы Ордены, III дәрәҗә Дан Ордены бирелә. 1949 елдан 1968 елга чаклы "Учительская газета", "Советский спорт", "Советская торговля", "Советский патриот" газеталары хәбәрчесе булып эшли. 1968 елда Совет гаскәрләренең Чехословакиягә бәреп керүенә ризасызлык белдергәне өчен партиядән чыгарыла. 21 елдан соң яңадан кабул ителә. 2009 елның 11 августында 86 нчы яшендә вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев