Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

12 октябрь "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды

12 октябрь "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә “Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең гадәттән тыш хәлләрдә гамәлләргә әзерлеге – авария, һәлакәтләр һәм табигать бәла-казаларында зыян күрүчеләргә медицина ярдәме сыйфаты һәм үтемлелеген арттыру факторы” темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференция Татарстан һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең 25 еллыгы уңаеннан оештырылган. Конференциягә Россиянең барлык төбәкләреннән һәлакәтләр медицинасы үзәкләре директорлары җыелган.

Конференция ачылышында Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының “Защита” Бөтенроссия катастрофалар медицинасы үзәге директоры Сергей Гончаров, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч медицина ярдәме буенча баш белгече Сергей Багненко катнашты.

Гадел Вафин журналистларга билгеләп үткәнчә, Татарстан – катастрофалар медицинасы үзәкләрен беренчеләрдән булып оештырган төбәкләрнең берсе. Министр республикада Универсиада, дөньякүләм чемпионатларга һәм башка мөһим чараларга әзерләнгәндә ашыгыч төстә ярдәм күрсәтүгә җитди әзерлеккә зур игътибар бирелүен шәрехләде. Гадел Вафин әйтүенчә, гадәттән тыш хәлләрнең тискәре нәтиҗәләрен тиз арада ликвидиацияләү федераль министрлык тарафыннан да югары бәяләнә. “Тәүлегенә 24 сәгать дәвамында без теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә тиз арада медицина хезмәткәрләрен җибәрә алабыз”, - диде министр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының һәлакәтләр медицинасы үзәге 1991 нче елда барлыкка килә. Татарстан бу юнәлештә алдынгы була. Ул елларда МИ-8 вертолеты, Ту-214, Ту-230 самолетлары базасында оча торган госпитальләр гамәлдә булган. Бөтенроссия һәлакәтләр медицинасы хезмәтенә 1994 нче елда нигез салынган.

Сергей Гончаров сүзләренә караганда, ашыгыч медицина ярдәме хезмәте әзерлеге турында сөйләгәндә күтәренке сүзләр артык. “Россиянең барлык субъектларында, шул исәптән Татарстанда да, проблемалар әле күп. Штатлар, җиһазланыш мәсьәләләре дә кызыксындыра. Гадәттән тыш хәлләр саны да еллар узган саен кимеми. Тәүлеклек ышанычлы оператив-диспетчерлык хезмәте дә барлык төбәкләрдә дә юк”, - диде ул.

Гадел Вафин конференциядә катнашучыларны Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде. “Кешелек һәрвакыт нинди дә булса бәла-казаларга очрап тора. Нәтиҗәдә, меңнәрчә кешенең гомере өзелә, колоссаль икътисади зыян салына. Моңа нисбәтле рәвештә, гадәттән тыш хәлләр тудырган тискәре нәтиҗәләрне бетерү зур әһәмияткә ия. Күп кенә һәлакәтләрне булдырмый калу безнең кулда түгел, тик без барыбер аларны мөмкин кадәр тизрәк бетерү, зыян күрүчеләрне гадәти тормышка кайтару өчен төгәл гамәлләргә әзер булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте министр.

1991 нче елда безнең республикада, Россиядә беренче булып, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргәннәргә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү үзәге булдырылды. Аңа нигез салучы – медицина фәннәре докторы Шамил Каратай. Бүген Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге халыкның көнкүреш иминлеген берничә юнәлеш буенча тәэмин итә торган системадан гыйбарәт”, - дип белдерде министр.

Бүгенге көндә Татарстанның һәлакәтләр медицинасы хезмәтендә 153 табиб-шәфкать туташлары бригадасы, 100 махсуслаштырылган медицина ярдәме бригадасы бар. Гадәттән тыш хәлләр вакытларында медицина ярдәме күрсәтү өчен 3 меңнән артык ятак әзерләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев