12 декабрь: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

12 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татар дөньясында: 1922 елда ТАССРның Өлкә суды оештырыла. 1937 елда ул ТАССРның Югары суды дип үзгәртелә. 1993 елның 12 декабрендә Бөтенроссия дәрәҗәсендә илнең яңа конституциясе проектын кабул итү буенча узган тавыш бирүгә кайбер Татарстан сәясәтчеләре бойкот игълан итә. Сайлауларда катнашканнар саны гадәттән тыш түбән була (15 % тан ким), аларның күпчелеге (74,84 %) Татарстанны РФ субъекты буларак билгеләүче конституцияне кабул итү яклы булуын белдерә. Шулай ук, яңа РФ Конституциясе Татарстан яки кайбер башка республикаларда хуплау тапмау ихтималына карамастан, республика хөкүмәте аны гомумән илкүләм дәрәҗәсендә кабул ителгәне аркасында хөрмәт итәчәген искәртә. Россиядә: 1937 елда СССРның беренче чакырылыш Югары Советына депутатлар сайлана. Советлар Союзының закон чыгару органы 1143 депутат тәшкил итә. Татарстан автономияле республикасыннан Югары Советка 23 депутат сайлана. Алар арасында 1937елда ТАССРда НКВД җитәкчесе булып эшләгән Александр Алемасов, 1937-1951 елларда ТАССР Югары Советы Президиумы рәисе булып эшләгән Гали Динмөхәммәтов кебек билгеле кешеләр бар. 1941 елда Совет мәгълүмат бюросы Немецларның Мәскәүне камау һәм алу планы чынга ашмады, - дип хәбәр итә. 1993 елда бөтенхалык тавышы белән Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителә. 12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне. 2005 елдан 12 декабрь Россиядә ял көне түгел. Шул елдан ул истәлекле даталар исемлегенә кертелде. Дөньяда: 1995 елда Төрекманстан үзен нейтраль ил дип игълан итә. Шул рәвешчә, бу ил тыныч вакытта хәрби блокларда булудан, ике ил арасында сугыш чыккан очракта берәр тарафны алудан баш тарта. 1928 елның 12 декабре кыргыз совет язучысы Чыңгыз Төрекул улы Айтматовның туган көне. Ул киң җәмәгатьчелеккә “Беренче укытучы”, “Анам кыры”, “Гасырдан да озын көн”, “Кызыл яулыклы гүзәлкәем” кебек әсәрләре аша яхшы таныш. Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймәнең чыгышы белән Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан.

Туган көннәр

Ибраһим Габделвахит улы Кулиев — тәрҗемәче, журналист, татар теле белгече. Ул 1885 елда Буа шәһәрендә рухани гаиләсендә туган. 1917 елга кадәр Кәримовлар типографиясендә эшли. Ул үзен, Фатих Әмирханнар даирәсендә, алдынгы татар яшьләреннән икәнен күрсәтә, “Йолдыз”, “Кояш” газеталарында языша. Сәйяр труппасы өчен Кирьяков, Шиманский сәхнә әсәрләрен тәрҗемә итә. Ибраһим Кули татарча-урысча сүзлекләр төзүдә, тәрҗемәләр өлкәсендә эшли, татар совет матбугатын үстерүдә, татар радиосын булдыруга да күп көч куя. 1935 елда кулга алына, 1936 елда Караганда шәһәре төрмәсендә вафат була. Әхәт Мәхмүт улы Атнашев –  тарихта "җәлилчеләр" исеме белән кереп калган Идел-Урал легионында яшерен оешма җитәкчеләренең берсе. Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Петропавел шәһәрендә (Казахстан ССР) туа. 1938 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Бөек Ватан сугышы вакытында Әхәт Атнашев яралы килеш әсирлеккә эләгә һәм  "Идел-Урал" легионындагы яшерен оешмага керә. Гайнан Курмашев, Әхмәт Симаев, Муса Җәлилләр булган бу оешма фашистларга каршы баш күтәрергә тиеш була. Әмма оешма фаш ителә, Әхәт Атнашев башка җәлилчеләр белән бергә 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Җәлилчеләр истәлегенә Казан Кремле янында хәтер барельефы куелган. Мансур Хәсәншин – Советлар Союзы герое. Хәсәншин Мансур Рәхип улы 1923 елның 12 декабрендә Ростов-Донда эшче гаиләсендә туа. 1943 елның 30 сентябрендә беренчеләрдән булып Днепрны кичкән өчен рота командиры Хәсәншинга Советлар Союзы исеме бирелә. 1975 елның 13 аперелендә Көньяк Сахалинда вафат була. Мифтахов Бәйрәм Мифтах улы – галим-методист, педагогия фәннәре кандидаты. 1953 елның 12 декабрендә Балтач районының Ор авылында туган. Ул 200дән артык фәнни, методик, популяр хезмәтләр бастырган галим. Аның 1960 елда «Грамматик анализ методикасы», 1966 елда «5-10 сыйныфларда язма эшләрне үткәрү, тикшерү, анализлау һәм бәяләү методикасы», 1968 елда «Татар теле синтаксисын укыту методикасы», 1983 елда «Татар орфографиясе һәм пунктуациясенең кыен очраклары» китаплары басыла. Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: