- Укытучы булгач, чит балаларны якынрак күргәнмен, ахрысы. Миңа шулай диләр. Чыннан да, кеше балалары тәрбияләп, үземнекеләрне артык иркәли алмадым шикелле. Үз тормышымның нечкәлекләрен, балалар йортында тәрбияләнгәнемне озак еллар хәтта аларга да сөйләмәдем. Олыгайгач та, алар мин күргән хәсрәтләргә ышанмады әле... Балага һәрвакыт мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Тукта, мин күргән кыенлыкларны күрмәсен, миннән яхшырак яшәсен дия-дия, ата-ана барлык мәсьәләләрне дә үзе хәл итә, үз җилкәсенә сала. Нәтиҗәдә, бала әзергә-бәзер булып яшәргә күнегә. Күпчелек ата-ананың хатасы да шунда, дип уйлыйм. Баласын кирәгеннән артык кайгырта, азындыра, үзенә тын алырга да ирек бирми. Мәрхәмәт иясе әниләр бит инде. Ана булу – бик авыр хезмәт ул! Балаларым авылда үсте. Авыл хезмәте белән тәрбияләнделәр. Үз-үзләрен тәрбияләделәр дисәм дә, һич кенә дә арттыру булмас. Алда әйтеп киткәнемчә, аларга һәрвакыт ирек бирергә тырыштым. Сүземнән чыкмадылар, әйткәнне тыңладылар. Кызым Әнисә йорт җанлы булып үсте. Мин көне буе мәктәптә булгач, йорттагы хуҗалыкны ул алып барды. Сыер да сауды, печәнен дә әзерләде. Аш-суга да маһир иде. Хәзер дә әле шаккатып карап торам: аны дөнья үзе өйрәтте. Олы чиләкләр күтәреп су ташырга ярата иде. Ул чиләкләрне лапас өстенә дә яшереп куеп карыйм. Юк, табып ала да су ташый, хәтта яңгыр яуганда да... Ә Әсхәт бигрәк тә укуга хирыс булды. Миннән сорамыйча гына, атасы ризалыгын алып, мари авылына рус мәктәбенә барып кергән. Җиде ел йөреп укыды. Кечкенәдән детектив китаплар яратты. «Мин милиционер булам!» – ди торган иде. Авыл китапханәсендә укымаган китабы калмады. Райондагыларын да укып чыкты. Китапларны хәтта Казаннан да алдыра торган идек. Колхозда тракторчы ярдәмчесе булып та эшләп алды. Әтисе өчен үлеп торды... Әсхәт улым табын яныннан киткәндә һәрвакыт: «Әни, рәхмәт, дәү булгач тәрбияләрмен!» - дип әйтә иде. Менә бит хәзер аның тәрбиясендәмен, җил-яңгыр тидертми яшәтә ул мине.

Нәкыя апа сугышны кичкән, авылның абруйлы колхоз рәисе Әхмәт абый Сәфәров белән унтугыз ел гомер итә. Ирен дә җылы хисләр белән искә алды ул. «Бер вакыйга искә төште әле. 1961 елда улым туган көнне әтисе – мәрхүм Әхмәт бик сөенгән иде инде. Әтнә урамы буенча горурланып: «Минем генерал туды, минем генерал туды!» – дип кычкырып йөргән. Менә бит, фәрештәнең «Амин» дигән сәгатенә туры килгән, күрәсең. (Ата кешенең күңеле бу сабыйның үсеп җитеп Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, генерал Әсхәт Сәфәров буласын ниндидер бер илаһият аша сизенгән, күрәсең)... Берзаман Әхмәтем авырый башлады, аның күңелен күрергә тырышам инде. Ул уйный, мин җырлыйм, Әнисә мәктәптән кайтып керде дә: «И, картлачлар, ник җырлап ятасыз? Бөтен урамга ишетелә бит җырлавыгыз!» – ди. Әтиләре шул вакытта: «Истәлеккә, кызым, истәлеккә...», – дия торган иде. Бервакыт бездә мунча кергән укытучы кызның тарагы онытылып калган. «Шул таракны илтеп тапшыр әле», – дим Әнисәгә. Ул, юып куйган сыер тагарагын күтәреп укытучыга илтеп тапшырган. Укытучы: «И, сыерым да юк иде, тагараклы булдым әле!» – дип шатлана икән. Пенсиягә чыккач, Әсхәт улыма велосипед алып биргән идек. Шул велосипедны бөтен авыл малайларына йөртергә биргән, шунда югалып та калган. Кечкенәдән юмарт холыклы булып үсте. Иптәш җанлы булды, киң күңелле иде, бернәрсәсен дә кызганмады. Картлыгымда, Аллага шөкер, балаларым, оныкларым янәшәсендә. Бик бәхетле картлык кичереп ятышым. Аларга һәрвакыт хәер-догада торам». Аллаһы Тәгалә миңа ике бала бүләк итте, дип күңелендәген җиткерә ана кеше. Нәкыя апа ике баласын да олыгаеп, кем әйтмешли, акыл кергәч тапкан. Кызы Әнисә, улы Әсхәт хәзер инде үзләре олыгаеп киләләр. Оныклары Регина, Камилә, Диана, Элина, Руслан һәм Әниягә тәүфыйк-һидәят тели ак әбиебез. Хәзер инде аларның сөенечләрен тоеп яши. Нәкыя апа 19 санын үз итә икән. Заманында әтисе 19 ел мулла булып торган, ире 19 ел колхоз рәисе булып эшләгән, Әсхәт 19 яшендә укырга кергән. «Улым мин эшләгән Бурятияне дә урап кайтты әле. Анда музейда миңа багышланган почмак та ачып җибәргәннәр икән. Яшьлегем узган төбәктә дусларым да калган иде бит. Бихисап укучыларым мине хәтерли, шунысы да куанычлы булды, сәлам хатлары алдым алардан, китаплар җибәргәннәр...» Менә шулай үзен онытмауларына шатлана Нәкыя апа. 93 яшендә биш вакыт намазын калдырмый, газета-журналларны күзлексез укый, телевизордан ил-көн яңалыклары белән танышып бара. Һәр нәрсәгә үз карашы, үз фикере бар. Үзе дөм ятимлектә үскәнгәме, әлеге теманы да читләтеп узмый. «Ятимнәр йортларын хәзер ябып баралар. Янәсе, балалар йортларында шәхес тәрбияләп булмый, диләр. Мин дә балалар йортында тәрбияләндем. Гомерем буе укытучы-тәрбиячеләремә рәхмәт укыйм. Кеше иттеләр. Шәхес коллективта тәрбияләнә, дип саныйм. Мине анда беркем дә кыерсытмады, какмады. Балалар йорты тамагымны туйдырды, киендерде, белем бирде. Үзем дә ким-хур булмаска тырышканмындыр инде», – ди ул. Нәкыя Сәфәрова – данлыклы муллалар нәселен дәвам итүче. Аның бабаларының нәсел җепләре мәшһүр дин галиме Таҗетдин Ялчыголга барып тоташа. Зәй халкы да Нәкыя апа белән җылы мөнәсәбәттә. Сарман районының Карашай Саклау авылында туган, авылыннан 1939 елда чыгып киткән, озак еллар туган ягына кайта алмаган. Бары тик 80 ел узгач кына газиз җиренә аяк басарга насыйп була аңа... – Авырлыкларны сабырлыгым аркасында җиңгәнмендер, дип уйлыйм. Хәзер балаларга да сабыр итегез, дим. Дөньяда нинди хәлләр генә булмый – барысы да узачак бит. Шуны һәрдаим истә тоту мәслихәт! – ди Нәкыя апа.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев