Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татар-башкорт мәдәнияте вәкилләре Латвия башкаласында Халыкара толерантлык көнен бәйрәм иткән

Риганың “Чишмә” татар-башкорт мәдәнияте җәмгыяте Латвия башкаласында Халыкара толерантлык көне уңаеннан милләтара очрашу уздырды, дип хәбәр итә әлеге җәмгыятьнең әгъзасы Рамил Кадыйров.

Кичәдә ЮНЕСКО ның Латвиядәге вәкилләре, Рига Думасының мәдәният департаменты, грузинарның “Самшобло”, башкортларның “Акбүзат” һәм “Чишмә” җәмгыяте вәкилләре катнашкан. Татар һәм башкортларның традицияләре, көнкүреше белән таныштыручы программада “Заман" этно-проекты башкорт музыка төркеме дә чыгыш ясаган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев