Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

110 ел элек "Дөнья вә мәгыйшәт" газетасының беренче саны дөнья күрә

ТР МДНнең 2017 елда чыккан «Дин вә мәгыйшәт»  газетасының беренче саны басманың юбилеена багышлап дөнья күрде, дип хәбәр итә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 110 ел элек, 1906 елның 31 декабрендә Оренбург шәһәрендә «Дөнья вә мәгыйшәт»нең беренче саны дөнья күрә. Киләчәктә «Дин вә мәгыйшәт» дип атала башлаячак әлеге дини журнал чагыштырмача озын гомерле була – ул 12 ел дәвамында чыгып килә. Аның нәшире – билгеле татар хәйриячесе улы, мулла, сәүдәгәр Мөхәммәтвәли Габделгани улы Хөсәенов була. 1993 елдан Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең газетасы чыга башлый. Газетаның максатыннан, эчтәлегеннән, асылыннан чыгып, ул да «Дин вә мәгыйшәт» дип аталды. 2017 елда чыккан «Дин вә мәгыйшәт» газетасының беренче санында 110 ел элек Оренбургта дөнья күргән журналга кагылышлы язмалар, әлеге басмада эшләгән шәхесләр турында күп язмалар урын алган. Мәгълүм булганча, Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел “Галимҗан Баруди елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан газет эчендә укучыларына бүләк – махсус дивар календаре дә бар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев