Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

11 июньдә Милли музейда Ватан сугышлары чорларына багышланган реконструкцияләр күрсәтеләчәк

11 һәм 12 июнь көннәрендә ТР Милли музеенда Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән хәрби-тарихи хәрәкәттә катнашучылар Ватан һәм Бөек Ватан сугышы бәрелешләренең реконструкцияләрен тамашачыларга күрсәтәчәк. Бу хакта ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйрәм көннәрендә реконструкторлар арасында яхшы таныш булган “Витязь” клубы оештырган “Көнчыгыш-көнбатыш: Россиядә Ватан сугышы” исемле төбәкара хәрби-тарихи фестиваль узачак. Казанда мондый чара беренче тапкыр оештырыла. Фестиваль Татарстан хәрби-тарихи җәмгыятенең патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру буенча башкарган эшләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән. Шул чор костюмнарындагы 150 дән артык кеше музейга килүчеләргә шул заманны тасвирлап күрсәтергә тели. Мәсәлән, дворян балларын, сугыш чорындагы клубларда бию кичәләрен оештырып күрсәтәчәкләр. Сугышлардагы эпизодларны да карап булачак. “Көнчыгыш – Көнбатыш” турниры ТР Милли музеенда элек тә уздырыла иде. Быел реконструкторлар беренче тапкыр тамаша өчен Урта гасырлар дәверен түгел, ә 1812 ел, һәм 1941-1945 еллардагы вакыйгаларны сайлаганнар. 11 июньнең программасы 1812 елгы Ватан сугышына багышлана. 12 июнь программасы тулысынча 1941 – 1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын чагылдырачак. Тынлы оркестр ярдәмендә сугыштан соңгы 40 нчы еллар атмосферасын тоеп булачак. Ә бию коллективы “Бүген кич биюләр була” программасы белән музейга килүчеләрне әби-бабаларыбыз яшьлегенә алып китәр дип ышандыра оештыручылар. Бу көннәрдә музей залларында Россиянең Ватан сугышларына багышланган “12 нче ел гарасаты”, “Бөек Билгесез сугыш”, “Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан” күргәзмәләр дә эшләячәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев