Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

100 яшьлек Мәгъсүм Нуруллинга парламент бүләге тапшырылган

Елховой авылында яшәүче 100 яшьлек Мәгъсүм Нуруллинга, Өлкәннәр көне уңаеннан, парламент бүләге тапшырылды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Мәгъсүм Нуруллинны авылдашлары бик хөрмәт итә. Аның тырышлыгы белән авылда 46 урынга исәпләнгән мәдрәсә барлыкка килгән, мәчет торгызылган.

Сугыш ветераны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры да. Туган ягына әйләнеп кайткач, ул колхоз рәисе, леспромхоз директоры булып эшләгән. РайПОда хезмәт куеп, лаеклы ялга биредән киткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев