Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 октябрьдә Татарстанда Урман утырту көне уңаеннан традицион чаралар уздырылачак

ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, "Урман утырту көне” – табигатьне саклау акциясе булачак, дип ачыклык керттеләр Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан.

Министрлык тарафыннан оештырылган көзге агач утырту эшләре ике кишәрлектә – шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгы һәм Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлеге урманчылыгы территорияләрендә башкарыла.

Министрлык дәүләт оешмалары, идарә тармакларына, белем бирү йортларына акциягә теләктәшлек белдерү гозере белән мөрәҗәгать иткән. Урман хуҗалыгының беркетелгән белгечләре агач утыртырга теләге булганнарга утырту һәм киңәш бирү эшләрендә булышачак. Агач утырту эшләре иртәнге сәгать 9да башлана.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев