Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларга әти-әниләр­дән зарланмагыз!"

“Мәктәпләр үзгәрергә тиеш. Ләкин укыту программаларындагы нормативларның еш үзгәрүе укытучыларны кабат укытырга мәҗбүр итә. Бу – вакытны сарыф итү. Монда тотрыклылык кирәк”, – дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәт­шин Алабугада VIII ха­лык­ара мәктәп укытучылары фестивале ачылышында. Узган ел Бөтенроссия укы­тучылар бәйгесендә җиң­гән Александр Шагалов та кәгазь эшенең күп булуы белем бирүгә комачаулый дип саный.   “Түрәләргә хисап бирергә кирәктер инде. Әмма бу безнең игътибарны читкә юнәлтә”, – диде Армавирдан килгән егет. Александрның укыту алымнары да башкаларга охшамаган. Әйтик, рус теле һәм әдәбияты укытучысы дәрес­ләрендә элеккеге әдип, ша­гыйрьләрнең тере тавышларын куллана икән. Аның фикеренчә, бу шигъриятне яхшырак аңларга ярдәм итә. “Шигырьне төрлечә укырга мөмкин, ләкин аны  автор кебек берәү дә укый алмый”, – диде яшь педагог. Шунысы сөенечле: ил­күләм бәйгеләрдә җиңү­че­ләр арасында ир-ат укытучылар күбрәк күренә башлады. Әллә алар яхшырак укытамы?   Татарстанда Чүп­рәле районы ир-ат укытучыларга бай булса, Лениногорскида андыйлар бармак белән генә санарлык. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, ир укытучылар авылда күбрәк, чөнки анда күп акча алып эшләү мөмкинлеге азрак. Татарстанда педагоглар­ның уртача хезмәт хакы  29 мең сумнан артык.  Аны рес­публикада икътисад төбәгендә эшләүчеләрнең уртача эш хакы күләменә җит­кермәкчеләр. Димәк, акчалары киләчәктә тагын бер­ничә меңгә артырга мөмкин.Укытучылар кирәк дибез, ләкин соңгы биш елда КФУның Алабуга филиалында укытучылар әзерләү өчен  бюджет урыннары өч тапкыр кимегән.  Моның сәбәбе нәрсәдә икән?   – Вузларда бюджет урын­нары кимеми, кире­сенчә, арта бара. Бүген хез­мәт базарында күбрәк техник белгечлекләргә өстен­лек бирелә. 2014 елда  педагогик кадрлар әзерләү өчен  56 мең урын бирелсә, быел бу сан 61,4 меңгә җитте. Килешәм, бу гына аз. Тик монда үзебезнең дә гаеп бар. Нинди өлкәгә күпме белгеч кирәклеген төбәк­ләр үзләре хәл итә. Шуннан чыгып,  бюджет урыннары бүлеп бирелә. Димәк, гаризаларны үзебезгә карарга кирәк,  – дип аңлатты Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. Фәрит Мөхәммәтшин  мәк­тәпләрдә укучыларны  һөнәр сайларга өйрәтү эше җитми дип саный. 7-8 нче сыйныфта укыганда ук үс­мерләр нинди һөнәр сайлаячагын белеп торырга тиеш. Агрономлыкка укып, авылга кайтмыйча, шә­һәр­дә асфальт түшәүчеләрне дә аңламый ул. Шөкер, булачак укытучыларны иләк аша үткәрә башладылар.  Бу хакта республиканың баш педагогы Энгель Фәттахов сөйләде.   Узган ел бәйге аша 200 студентны кабул ит­кәннәр. Быел да бу санны киметмәячәкләр. Билгеле булганча, әлеге студентлар ай саен 15 мең сум стипендия ала. Тик бер шарт белән: укып бетергәч, үз төбәк­ләрендәге мәктәпләргә кайтачаклар. Фестивальгә беренче курсны тәмам­­лаган егет-кызлар да килгән иде. Алар арасында Фәридә исемле  студент хәзердән  үк әти-әниләр белән уртак тел табу турында уйлана.  Алар белән эш пешсен өчен, ниләр эшләргә кирәк соң?   Сорауга Алабугада яшәү­че ике бала әнисе Рәй­сә Аникина җавап бирде. “Балаларга әти-әниләр­дән зарланмагыз! Мәктәптә килеп туган проблемаларны  балалар алдында кузгатмыйча, үзебезгә җит­ке­ре­гез. Көндәлеккә дә ким­че­лекләр язып җибәр­мә­гез”, – дип киңәшен бирде ул. Форумга Түбән Камадан килгән 7 яшьлек Миша Талерчик анатомия фәнен студентларга караганда яхшырак белә түгелме соң? Ул  кеше организмына кагылышлы теләсә кайсы сорауга төгәл итеп җавап бирде. Белем тупларга табиб булып эшләүче әнисе  булыша икән. Менә замана балалары нинди сәләтле! Быел ул 1нче сыйныфка барачак. Кыскасы, быел республикада 45 меңнән артык сабый тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Алабугада гына 1100 бала! Сабыйлар саны арту үзе үк күңелле. Парламент рәисе катнашкан чарада республикада узучы “Мәк­тәпкә җыенырга булыш!” акциясенә старт бирелде. Беренче букчаларны  Алабуга  дәүләт педагогика институтында белем бирүче әти-әниләрнең балаларына тапшырдылар. Рес­публика­ның баш педагогы Энгель Фәттахов та аларга изге теләкләрен җиткерде. Тамашачыны шаккатырган Мишага да эләкте матур букча. “Күптән хыялланган идем!”– дип сөенде сабый.  
 
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев