Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"1 миллион татар "телсез" калды, дөресрәге, рус теленә күчте" - Дамир Исхаков

Татарлар санының кимүе демографиягә, Башкортстандагы халык санын алугы бәйле. Авыл халкының алга таба да кимүе күзәтеләчәк. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының этнологик тикшеренүләр бүлеге төп фәнни хезмәткәре Дамир Исхаков “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

"Татарлар ник кими?"

“Совет чорыннан соң, 2002, 2010 елларда үткәрелгән халык исәбен алуда татарларның саны чыннан да кимеде. 2002 елдан 2010 елга кадәр Россиядәге татарларның саны 300 меңгә кимеде. Билгеле, бу - гадәти күренеш түгел, шуңа күрә аңлатма кирәк”, - дип белдерде Дамир Исхаков. Ул иң уңышлы, нигезләнгән аңлатма дип, безнең халкыбызның бер өлешенең башка милләтләр исемлегенә кереп китүен билгеләп үтте. “Безнең җитмәгән 300 мең татарның 200 меңен башкорт эчендә эзләргә кирәк. Сүз Башкортстанда халыкны исәпкә алу барышындагы фальсификацияләр турында бара. Ким дигәндә, 200 мең татар башкорт "эчендә" саналды. Мин моны исбат ителгән әйбер дип саныйм, чөнки бу турыда без генә түгел, Мәскәү галимнәре, танылган демографлар да яздылар һәм ни өчен моның фальсификация булырга мөмкинлеген исбатладылар. Аны төрле юллар белән эзләп табып була. Билгеле, бу Башкортстанда көнбатыш башкортларны, татар телле башкортларны башкорт милләтенә күчерү кысасында эшләнде. Бу зур сәяси акция иде. Бу Рәхимов хакимияттә утырганда озак кына вакыт дәвам итте”, - ди әңгәмәдәш.   Татарлар кимүенең башка сәбәпләрен галим тискәре демографик процесслар белән бәйләп аңлатты. “Соңгы дәверләрдә бит бала туу күрсәткечләре кимегән иде. Аннары читтән кайтучы миграция төркеме дә кимеде. Заманында Урта Азиядән шактый кеше кайткан иде, аннары, Урта Азиядә тормыш җайлангач, татарлар аннан кайтмаска уйлады. Үлүчеләр туучыларга караганда күбрәк булды, мигрантлар саны үсмәү хисабына да татарлар саны кимеде”, - диде ул.

"1 миллион татар “телсез” калды"

Дамир Исхаков, тел проблемасына тукталып, хәзерге дәвердә, халык санын алуның соңгы мәгълүматлары күрсәткәнчә, татарларның ким дигәндә биштән бер өлеше рус теленә күчкәнен билгеләп үтте. “Бу бит 1 көндә генә була торган эш түгел, шуңа күрә аны 60нчы еллардан башлап, татарларның шәһәргә күчүе һәм шәһәр шартларында туган телне өйрәнү мөмкинлеге булмау белән аңлатырга кирәк. Хәзер ул буын үсеп, үзләре бала тудырдылар. Аларның балалары да рус телле булып чыга, чөнки гаиләдә татар телендә сөйләшү юк, мәктәпләрдә дә алар татарча белем алмаган. Яшьләр арасында татар телен куллану даирәсе тараю сәбәпле, чынлыкта, 1 миллион татар "телсез" калды, дөресрәге, рус теленә күчте”, - ди ул. Галим әйтүенчә, татар дип теркәлгәннәрнең калган өлешенең дә татар телен белүе бик чамалы. “Безнең социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, исемлектәге калган татарларның өчтән бере генә әдәби телдә сөйләшә ала. Күбесенең кухня теле бар, әмма әдәби телдә сөйләшүчеләр бик аз. Әгәр процесс шушы рәвешле дәвам итсә, алдагы дистә еллар эчендә татар телен белмәүчеләрнең саны кискен артачак, чөнки яшь буын күбесе русча укый һәм шуңа күрә телне югалтып бара”, - дип саный ул.

"Авыл халкы кимиячәк"

Дамир Исхаков Татарстанда авыл халкы артуына карата да пессимистик карашта. “Авыл халкы берничек тә үсә алмый, чөнки хәзер Татарстан авылларында һәм Татарстаннан читтәге татар авылларында ярты халык - пенсионерлар. Бу - төгәл мәгълүмат. Пенсионерларның күпме яшәвен без бит чамалый алабыз, Россиядәге уртача гомер озынлыгыннан чыгып караганда да. Шулай булгач, алдагы ике дистә ел эчендә авыл халкының бик кискен кимүе күзәтеләчәк, хәтта яртылаш кимергә мөмкин. Авыл җирлегендә ярты халык пенсионер, ә бала туу күрсәткечләре авыл җирлегендә түбән. Яшьләр җитәрлек түгел, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында диспропорция күзәтелә. Яшьләр авылда калган очракта да, я ирләр, я кызлар җитми. Аннары авыл халкы аз балалы гаиләгә күчеп бара, шуңа күрә авыл халкы алга таба берничек тә үрчи алмый”, - дигән фикердә Дамир Исхаков.  
  • 2002, 2010 елларда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары татарлар санының кими баруын күрсәтте. 2002 елда 30 меңләп артым булса да, 2010 елда татарларның 250 мең тирәсе кимүе күзәтелә. 2002 елда 5 млн 554 мең 601 татар теркәлгән булса, 2010 елда ул 5 млн 310 мең 649 га калган.
  • Россия төбәкләре арасында татар халкы иң күбе булган субъектлар Төмән (239 995), Оренбург (151 492), Свердловск (143 803), Мәскәү (149 043), Ульяновск (149 873) өлкәләре. Башкортстанда исә, 2002 елда халык исәбен алу татарларның кискен кимүен күрсәтте, ә, башкортлар, киресенчә, арткан. Ә 2010 елда исә бераз башкача күренеш: татарлар нык кимегән (990 мең 702) җиреннән бераз гына артып, 1 млн 9 мең 295 кеше тәшкил итә. Башкортлар 1 млн 221 мең 302 дән 1 млн 172 мең 287 гә кала.
  • 1989, 2002, 2010 елларда уздырылган илкүләм халык санын алу нәтиҗәләре татар телен белүче татарларның күпкә кими баруын күрсәтә. 2002 елда үзен татар дип яздырган кешенең 80, 8 проценты (4 млн 488 мең 302 кеше) татар телен белә, 19,2 процент кеше телне белмәвен әйткән. 2010 елда телне белүче татарлар инде 68,6 процент кына (3 млн 647 мең 137) тәшкил итә, телне белмәүчеләр 31,4 процентка җиткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев