Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 июньдә Казанда «Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык» темасына конференция булачак

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан 2018 елның 1 июнендә «Татар балалар әдәбияты: традицияләр һәм заманчалык» темасына фәнни-гамәли конференция үткәрә. Әлеге чара  танылган балалар язучылары Дәрҗия Аппакованың (1898-1948) тууына 120 ел, Абдулла Алишның (1908-1944) тууына 110 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Шәүкәт Галиевнең (1928-2011) тууына 90 ел, халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинга 70 яшь тулуга багышлана. Конференциядә фикер алышуга түбәндәге мәсьәләләр чыгарыла: – балалар өчен әдәбиятның бурыч-максатлары, вазыйфаларына нисбәтле татар балалар әдәбиятының төп үсеш тенденцияләре; – балалар әдәбиятының төп жанрлары, үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре; – чор үзгәрешләренең балалар әдәбиятында чагылышы; – балалар турындагы әдәбият һәм балалар өчен әдәбият; – балалар өчен язылган әдәбиятны популярлаштыру мәсьәләсе: укуга кызыксыну уяту юллары һәм технологияләре; – балаларны рухи яклауда әдәбият һәм матбугатның урыны; – балалар китапханәләренең эш алымнары һәм төрләре; – татар театрларында балалар репертуары; – балалар әдәбияты – вакытлы матбугатта. Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан китап нәшрияты һәм вакытлы матбугат чаралары вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьләр, мәктәп укытучылары, китапханә хезмәткәрләре катнашуы көтелә. Урыны һәм вакыты: ТР Фәннәр Академиясенең кече залында (Бауман урамы 20 йорт) көндезге сәгать унда башлана.

Татарстан язучылар берлеге

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев