Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 июльдә Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе узачак (программа)

Июль – Сабан туйлары ае. Авылларда шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнәләр. Бизәлгән атлар, гармун тавышы, чигүле сөлгеләр, җыр-бию, уен-көлке...
Быел күпләр көтеп алган Саба районы Миңгәр авылы Сабан туе 1 июльдә узачак. Бәйрәм сәгать 19.00дә башланачак. Гадәттәгечә, Миңгәр Сабан туе экстрим ярышлар, әкияти салютлар, концерт-тамашалары белән кунакларны шаккатырырга җыена. Чараны Татарстанның атказанган артистлары Фәннүр Хәсәнов, Азат Зарипов һәм башка таланты актерлар алып барачак. Сабан туенда милли уеннар белән бергә гладиаторлар ярышы, квадроциклларда, көймәләрдә узышу, ялан кул балык тоту һәм башка үзенчәлекле бәйгеләрдә көч сынашып булачак. Балалар өчен аерым мәйданчык эшләр дип көтелә. Спорт сөючеләр өчен шулай ук махсус ярышлар каралган. Үзәк мәйданда “Миңгәр” дип исемләнгән документаль фильм да тәкъдим итәчәкләр. Тамашада Татарстанның һәм Башкорстанның халык артистлары белән бергә яшь талантлар да чыгыш ясаячак. Абхазия, Бразилиядән килгән бию төркеме чыгышлары, Дагыстаннан канатта йөрүчеләрдән шоу – боларның барысын да Миңгәр Сабан туенда күреп булачак. Бәйрәмгә чит илдән, башка республикалардан да  кунаклар килер дип көтелә.
Сабан туеның программасы белән биредә таныша аласыз:
Сабантуй
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев