Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 июльдән Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артачак

Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена. Шул ук вакытта арттыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК Министрлар Кабинеты материалларына сылтама белән.

Басма мәгълүматларына караганда, әлеге башлангычны Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум тәшкил итәчәк. Бу алдан планлаштырылганнан күләмнән 90 сумга азрак. Бу чара кече бизнеска ярдәм йөзеннән кертелә, дип хәбәр ителгән.

Искәртәбез: РФ Президенты Владимир Путин июнь аенда минималь хезмәт хакы күләмен 21 процентка – 7,5 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны имзалады. Барлыөгы 1 млн хезмәткәрнең эш хакы күтәрелде, аларның 87 проценты дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә мәшгуль.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев