Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

1 февраль: истәлекле вакыйгалар һәм шәхесләр

1 февральдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү. Татар дөньясында 1930 елда авылларда коллективлаштыру киң колач җәя -  Татпрофсовет  республика кантоннарына кулаклар белән көрәшкә 100 эшчеләр бригадалары җибәрә. 1972 елда Казан тимер юл вокзалыннан беренче электр поезды юлга чыга. Илдә 1923 елны Петроградта СССР да беренче саклык кассасы ачыла. 1931 елның 1 февралендә  Борис Николай улы Ельцин туа.  СССР һәм Русия дәүләт эшлеклесе, Русиянең беренче президенты. Президент булып ике тапкыр сайланган иде — 1991 елның 12 июнендә һәм 1996 елның 3 июлендә. Ул тарихка Русиянең беренче сайланган президенты, ГКЧПга каршы чыгучы хәрәкәтнең оештыручысы, Русиянең иҗтимагый-сәяси һәм икътисади тормышны үзгәртүче буларак керде. Шулай ук аның эшчәнлегенә КПССны тыю, РФ Югары Советын тарату, Русия Совет Йорты штурмы, беренче чечен сугышы алып бару һәм икенче чечен сугышына китергән 1999 ел вакыйгалары керә. 2007 елны Мәскәүдә вафат була.   Дөньяда 1865 елны АКШ Президенты Авраам Линкольн илдә коллыкны бетерә. 1930 елны "Таймс" газетасы иң беренче кроссворд бастыра. 1973 елны Лондон биржасы хатын-кызларга фонд базарында сәүдә итәргә рөхсәт бирә. 1992 елны Кэмп-Дэвидта  Россия hәм Америка арасында  40 елга сузылган "салкын сугышны"  туктату турында декларация имзалана. 2003 елны «Колумбия» шаттлы астронавтлары hәлак була. Туган көннәр Рафаэль Билялов — татар композиторы, пианист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Рафаэль Билялов 1940 елның 1 февралендә Казанда туды. 1966 елда Казан консерваториясенең ике бүлеген — композитор һәм пианист булып тәмамлый. Шул елдан консерваториядә музыкаль-теоретик предметлар укыта һәм композиция класс алып бара. Рафаэль Билялов 1999 елда вафат була. Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов — татар язучысы, шагыйре, драматургы һәм әдәбият белгече. Галимҗан Гыйльманов 1957 елның 1 февралендә Башкортстанның Дүртөйле районы Әсән авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында мәгълүм "Әллүки" әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә "Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе" исемле беренче гыйльми хезмәтен яза. Университетны уңышлы тәмамлагач, аны татар әдәбияты кафедрасы каршында аспирантурада калдыралар. 1999 елда Татарстан Язучылар берлегенең 13 корылтаенда Галимҗан Гыйльманов берлек идарәсенә сайлана һәм берлекнең рәисе урынбасары һәм аппарат җитәкчесе итеп билгеләнә. Аның бу вазифалары 14 корылтай (2002) сайлаган идарә составында кабат раслана. 2005 елда Казан утлары журналының фән һәм сәнгать бүлеге мөдире. Галимҗан Гыйльманов Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (2003). 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев