Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ышанмасаң...

Сөюмне роман итеп язам, Иң-иңнәрен сайлап сүзләрнең.

Шигырь калыбына сыеп бетми,

Яши-яши мин дә үзгәрдем.

Сөюмне роман итеп язам,

Иң-иңнәрен сайлап сүзләрнең.

Килеп чыкмый... Төсләр эзлим менә,

Кулларымда уйный пумала.
Мольбертымда әзер сюжет ята...

Юк, минемчә түгел... уала.

Күңел түрләреннән ургып чыккан,

Моң бирәлер, бәлки, аңлатып?

...Җиде нота гына җитми икән,

Ышанмасаң... кара яратып.
 

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев