Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Йөрәк чыдый

Минем йөрәгем урынында, Гөлләр нишләр иде? –

Минем йөрәгем урынында,

Гөлләр нишләр иде? –

Бәлки, шиңәрләр иде.

Сулар – кибәрләр иде.

Утлары да сүнәр иде,

Күк тә ярылыр иде,

Май аенда үләннәргә

Сары сарылыр иде... 

...Йодрык кадәр йөрәк чыдый.

 

"КУ" 01, 2019

Фото: pixabay.com

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев