Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Йокысыз ятканда төн ката

Төн гүя хөкемдар дөньяга. Ул – казый, ул – хуҗа уйларга…

Йокысыз ятканда төн ката

Хәтергә ияреп, уй кайта.

Шул хәтер кадерсез уйларны

Уйната, тузгыта, уята…

Ә төннең күзләре үтәли каезлап,

Бәгырьнең төбеннән зар эзли…

Һәм таба!

Ут каба җаныңа, төн яна –

Төн гүя хөкемдар дөньяга.

Ул – казый, ул – хуҗа уйларга…


Фәрдилә Яр

"КУ" 04, 2022

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия татарча шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев