Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җылылык

Кулларының җылылыгын тойдым Күптән күрешмәгән кешемнең.

Кулларының җылылыгын тойдым

Күптән күрешмәгән кешемнең.

Дистә еллар буе шул кулларның

Җылылыгын тоймый өшедем.

Күзләренең сихәт нурын тойдым

Күптән күрешмәгән кешемнең.

Күңелемә тансык шул күзләргә

Сусаганмын, яңа төшендем.
Сүзләренең назлылыгын тойдым

Күптән күрешмәгән кешемнең.

Тавышының моңлы аһәңнәрен

Бер мизгелдә искә төшердем.

Күңел нурын, җан җылысын тойдым

Күптән күрешмәгән кешемнең.

...Тик югалып кабат юлларымнан

Бүлә күрмә татлы төшемне.

 

"КУ" 08,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев