Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Җыентык

Һәрбер кеше ул – табышмак, диләр. Тик син табышмак түгел... Җыентык.

Эльвина Миңнуллина (Мөхәммәдиева) Байлар Сабасыннан. Кечкенәдән татар, рус һәм инглиз телендә әсәрләр укып үскән, үзе дә каләм тибрәтә башлаган. Татарча гына түгел, рус һәм инглиз телләрендә дә тәҗрибәләре бар, тәрҗемә итү белән мавыга. Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар һәм инлиз телләре буенча педагогик белем ала. Уку дәверендә күп кенә шигырьләр яза, алар «Идел», «Ялкын» журналларында дөнья күрә. «Огонь Победы в памяти поколений», «Горю поэзии огнём», «Иделем акчарлагы», «Сәләткә нур булган йолдызлар» конкурсларында җиңүләр яулый, «Яңа исем» проектында катнаша. Бүгенге көндә актив иҗатта, татар-инглиз-рус телләрендә прозада һәм поэзиядә тәрҗемә белән шөгыльләнә, балалар өчен ике телдә китап яза

 

Синдә батам. Берүк коткармагыз.

Теләп керәм төпсез упкынга.

Син океан сыман, мин – бер утрау,

Сыенамын синең дулкынга.

Синең үзгә тормыш фәлсәфәңне

Аңлата алмас миңа хәтта Кант та.

Синең дөнья бәйсез бер ил икән,

Мин ул илдә адашкан эмигрантка.

Һәрбер кеше ул – табышмак, диләр.

Һәм мин сине чишәргә тиешмен.

Башкаларны караштан укысам,

Синең караш миңа бирешми.

«Син – аномалия, мин – бер прототип» –

Диагнозын куя йолдызнамә.

Синең кискен тәвәккәллеккә

Йолдызлар да ялкау тезләнә.

Юлымнан тайпылып адашкач,

Синдә таптым үземә сыентык.

Һәрбер кеше ул – табышмак, диләр.

Тик син табышмак түгел... Җыентык.

 

Э л ь в и н а Миңнуллина

 

"КУ" 05, 2024

Фото: архив.

Фотода автор үзе.

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев