Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Ят килеш

Көн тумый, таң атмый һич бүген. Тукталган вакыт та... Төн, имеш.

Көн тумый, таң атмый һич бүген.

Тукталган вакыт та... Төн, имеш.

Тугайлар иңлибез... Төш икән,

Мин сиңа, син миңа ят килеш...

Ят, имеш... Күкләргә аш та син сөюдән!

Ай тикле ай кабыз чырасыз.

Кояшны учыңа сыйдыр да

Кал, имеш, бер йотым җылысыз!

Ят, имеш... Үзеңнең сулышны

Суларга ымсынып торганда...

Һаваны бүләк ит! Юк! Күкне!

Ул гел яшь! Мәхәббәт сулса да!

Төш икән! Януым, көюем

Син, диеп, өзелгән мең төнем.

Үзәкнең һәр кылын кискәләп

Таң атты. Көземнең соң көне.

 

"КУ" 03, 2018

Фото: pixabay

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев